Яз һәм хезмәт бәйрәме белән!
Районыбызның эш сөючән хөрмәтле халкы, мөхтәрәм ветераннар, үсеп килүче яшь буын, кадерле кунаклар! Сезне барыгызны да 1 Май – Яз һәм хезмәт көне белән тәбрик итәм.
Тирә-юнь яшәргән яздан без һәрвакыт яхшы үзгәрешләр көтәбез. Шул ук вакытта матур киләчәк, һәркемнең иминлеге бары тик тырыш хезмәт белән булдырылуын да яхшы аңлыйбыз.
Әлки халкы, тырышып, намус белән эшли белә. Бу урында игенчеләргә аерым тукталасы килә. Чөнки яз аеның һәр көнендә кырларда елны туендырырлык эшләр башкарыла. Быел да, бердәм булып, сынатмыйча, чәчү эшләрен уңышлы башкарып чыгарбыз, дип өметләнәм. Тулаем алганда, һәр тармак хезмәткәрләре, җирлегебезне күркәм һәм яшәешне уңайлы итү өчен, бар күңелләрен биреп хезмәт куя. Шуңа хезмәт ветераннарына, районыбызның хәзергесенә зур өлеш кертүчеләргә һәм киләчәк үсешенә нигез салучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерәм.
Чын күңелдән сезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, тотрыклылык, иң изге өмет-хыялларыгызның тормышка ашуын телим! 1 Май белән сезне!
Александр Никошин, муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев