Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Җирлек башлыгының төп бурычы

    Су юкмы? Урам юлларын кар күмгәнме? Сукбай этләр ишәйгәнме? Ызгышып яшәүче ир белән хатын күршеләренә тынгы бирмиме?

     Мондый һәм тагын бик күп башка мәсьәләләр килеп чыкканда авыл кешесе беренче чиратта  җирлек башлыгын искә төшерә. Кич я төнме, ял көнеме – мөһим түгел. Җирле үзидарә органы җитәкчесен халык үзе сайлый, димәк, проблеманы ул – җитәкче хәл итәргә (һәм тиз, сыйфатлы итеп), булышырга, оештырырга, аңларга тиеш...

     

    Авыл җирлеге башлыгы – сайланып куела торган вазыйфа, профессияме, сәләтме әллә гап-гади эшме? Катлаулы сорау. Ничек кенә булмасын, бу халыкның иң мөһим, көн кадагындагы мәсьәләләрен хәл итүче власть органы җитәкчесе.

    Әнвәр Рәхимҗанов  Яңа Үргәгар авыл җирлеге белән инде икенче срок җитәкчелек итә. Бу халыкның үзе сайлап куйган башлыкка ышанычы турында сөйли, Ул шушы авылныкы, Яңа Үргәгардә туган, үскән, армиягә киткән, авылдашы Гөлсинәгә өйләнгән, биредә аның өч баласы туып үскән. Бер сүз белән әйткәндә, ул авылның һәр кешесе белән таныш кына түгел, ә инде кирәге чыкса аның бөтен нәсел-нәсәбен сөйләп бирә ала, авылдашларын нәрсәләр борчуын белә һәм ул проблемаларны хәл итү өчен үзенә бәйле бөтен нәрсәне эшләргә тырыша.

    Белоруссиядә солдат хезмәте узганда Әнвәргә әтисенең үлеме хакында кайгылы телеграмма килә. Ярдәмчел, туган җанлы егет үз өстенә зур җаваплылык ала – әнием Рәхиләгә сеңелләремне аякка бастырырга үзем булышам, дип карар кыла. Шулай булмыйча, биш балалы гаиләдә ул бит бердәнбер ир-ат.

    –Төпчек сеңелем Гөллиягә ул вакытта нибары 9 яшь иде. Әни гел әйтә килде, Аллаһы Тәгалә мине сиңа авырлыкларны җиңәр өчен җибәргән, дия иде. Әмма ул гел миңа укырга кирәк булуын искәртеп торды, әти бит минем белемле булуымны бик тели иде,–дип искә ала Әнвәр Әдһәм улы.

    Биш ел “Актай” совхозында шофер булып эшләгәннән соң ул Чистай совхоз-техникумына укырга керә, механикалаштыру буенча инженер профессиясен үзләштерә. Дипломлы белгечне склад мөдире,  аннан соң совхоз бүлекчәсе идарәчесе, инженер, ә соңрак “Кызыл Шәрык-Агро” җәмгыятенең отряд начальнигы  итеп билгелиләр. Кайда гына эшләсә дә, Әнвәр Рәхимҗанов җаваплылыгы, эшлеклелеге, кешеләр белән уртак тел таба  белүе белән аерылып тора.

    Менә шуның өчен дә, элекке җитәкче Мурат Гибадуллин лаеклы ялга киткәч, халык аны авыл җирлеге башлыгы итеп сайларга карар кыла.

    –Үзең генә әллә ни майтара алмыйсың. Халык белән уртак тел табып эшләсәң генә хезмәтең алга бара, нәтиҗәсе күренә,–ди Әнвәр Рәхимҗанов.

    Чыннан да, җирлек башлыгы үз эшендә беренче чиратта депутатларга таяна. Узган чакырылышта халык үз арасыннан сайлаган Булат Хәйруллинны ул рәхмәт сүзләре белән искә ала, яшь депутатлар Рәфис Фәсаховка һәм Марат Мусинга зур өметләр баглый. Җитәкченең тагын бер таянычы – бик грамоталы һәм зур җаваплылык хисенә ия җирлек башкарма комитеты секретаре Энҗе Фәттахова. Аның барлык документлары, шул исәптән электрон хуҗалык китабы (ә аны тутыруга соңгы вакытта район җитәкчелеге бик зур игътибар бирә) һәрчак тәртиптә. Башкача мөмкин дә түгел – субсидияләр билгеләгәндә нәкъ менә шул күрсәткечләр исәпкә алына бит.

    –Эшли башлаганнан бирле юллар сала. Су белән бернинди өзеклек булганы юк, ә бит элегрәк атналар буе сусыз утырган чакларыбыз бар иде. Иртә таңнан ике авылны да йөреп чыга, без өлкәннәр янында туктап хәлләребезне сораша,–дип җирле үзидарә башлыгы турында фикерләрен уртаклаша 30 елдан артык сыер савучы булып эшләгән хезмәт ветераны, биш бала анасы Миңнегөл Фәракшина.

    –Авылда күп эшләрне үзара салым акчасына башкарабыз. Үргәгарлеләр районда беренчеләрдән булып үзара салымны җыялар, чөнки 1 гә 4 программасының эшләвен күрәләр,–дип уртаклаша Әнвәр Әдһәм улы.

    Иске һәм Яңа Үргәгар авылларында 365 кеше теркәлгән, ә чынлыкта яшәүчеләр азрак. 120 мең сум акча җыела. Алай күп тә түгел кебек, әмма республика бюджетыннан субсидия килгәч бу сумма 600 мең сумга җитә. Бу акчаларга инде байтак эш башкарырга була. Юлларны төзекләндерүдән тыш, үзара салым средстволарына балалар мәйданчыгы ясаганнар, Ватан сакчылары һәйкәлен яңартканнар, суүткәргечнең бер өлешен алыштырганнар, урамга фонарьлар куйганнар. Җитәкченең быелга планнары – Фәхриев урамында юлны ясарга, Олы буаны ремонтларга, Нурулла чишмәсен (яңа чишмә мәчеттән ерак түгел генә, күптән түгел мәңгелеккә күчкән мулла Нурулла Фәттахов аны чистартып калдырырга, сукмак салырга өлгергән) төзекләндерәсе.

    Җирлек башлыгының тагын авыл көне үткәрү, барлык якташларын җыю (бу традиция пандемия аркасында узган ел гына бозылды) ниятләре бар. Моның максаты бер генә – авылларны саклау һәм үстерү. Бәйрәмдә, күпьеллык гадәт буенча, иң өлкән авылдашларны хөрмәтләячәкләр, быел дөньяга килгән бәбиләрнең әти-әниләренә бүләкләр тапшырачакдар. Әлегә җирлектә ике бала туган.

    –Рәмзил Вәлиуллин гаиләсендә өченче бала дөньяга килде. Гаилә башлыгы район үзәгендә эшли. Район үзәге бездән кул сузымында гына бит. Мин Базарлы Матакка китеп авыл читендә, кысынкы шартларда  йорт салучыларны аңламыйм. Безнең авыл район үзәге белән чиктәш. Ә бездә нинди иркенлек, матурлык, терлек һәм кош-корт асрау өчен бөтен шартлар бар,–дип исәпли җирлек башлыгы.

    Әнвәр Рәхимҗановның үз җирлеге өчен бөтен барлыгы белән янып-көеп яшәве күз алдында. Яшьләр читкә китмәсен, авылда яшәү шартлары шәһәрдәгедән ким булмасын өчен ул үзенә бәйле булганның барын да эшли. Ә бу җирлек башлыгының төп бурычы.

     

    Әнвәр Рәхимҗанов югары белемле. Казан социаль-гуманитар институтын “дәүләт һәм муниципаль белем” белгечлеге буенча тәмамлаган (2015. Гомуми эш стажы – 36 ел, муниципаль вазыйфада эш стажы – 6 ел, депутат стажы – 21 ел. 2020 елда Татарстан Дәүләт Советы Мактау кәгазе белән бүләкләнгән. 22 апрельдә район делегациясе составында Җирле үзидарә хезмәткәрләре көненә һәм республиканың Муниципаль берәмлекләр советы төзелүгә  15 ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнашты.  

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: