Иске Әнҗерәдә туып-үскән Артем Синкин Батырлык ордены белән бүләкләнде
Әлеге шатлыклы яңалык белән Борискино авыл җирлеге башлыгы Галина Самарина уртаклашты.
- Гаилә өч ул тәрбияләп үстерде, барысы да тәрбияле, эш сөючән, тырыш егетләр. Артем белән чын күңелебездән горурланабыз. Мөнәсәбәтләре дуслыкка корылган гаиләдә генә чын геройлар үсә ала, – диде җирлек җитәкчесе.
Без данлыклы Ватан саклаучының әнисе Яна Владимировна белән очрашып сөйләштек.
- Улым туганда, миңа 18 яшь тә тулмаган иде әле. Беренче вакытларда авыр булды. Ул чакта Нурлат районында яшәдек. Темага 18 яшь тугач, Иске Әнҗерәгә күченеп кайттык. Биредә безгә ошады, кешеләр яхшы күңелле, тәртиплеләр, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзерләр, – дип сөйләп китте, хәтер йомгагын сүтеп әңгәмәдәшем.
Гаилә башлыгы Олег Александрович агач кисүче булып эшли, ә Яна үзе Марат Гобәйдулинның бытбылдык үстерү фермасында хезмәт иткән. Әлеге предприятие ябылгач, бар игътибарын үз утарларындагы хуҗалыкка биргән.
- Безнең абзарда 3 сыер, 12 үгез, 18 сарык, бер тана һәм дуңгызлар бар. Бакчабыз да зур, 10 метрлы теплица ясап куйдык, – дип сөйләп китте ябык кына булса да, иңнәрендә зур йөк тартучы әлеге хатын-кыз. Ул килешү белән хезмәт итүче улының мал һәм терлек азыгы сатып алырга ярдәм итүен дә әйтмичә калмады. Ә хәзер гаилә тагын бер сыер сатып алырга тели, чөнки Артем сөт саву аппараты белән ярдәм итәчәген әйткән бит.
Артем Синкин 9 нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, авыл хуҗалыгы көллиятенә укырга кергән һәм тракторчы һөнәрен үзләштергән. Аннары килешү буенча шундук хәрби хезмәткә киткән. 31 нче гвардия десант-штурм бригадасында ике ел хезмәт иткәч, яңа килешүгә кул куйган. Илебезне, аның бәйсезлеген, халкын яклап, Украинадагы махсус хәрби операцияләрдә беренче көннән үк үз бурычын намус белән үтәгән.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин әмере белән Артем Синкин 2022 елның 6 июнендә Батырлык ордены белән бүләкләнә.
Без Артем белән телефоннан гына сөйләшә алдык. Егет бик тә тыйнак рәвештә, сорауларга зур җитдилек белән җавап бирде.
- Орден белән хәрби бурычларны үтәгән өчен бүләкләндем. Мәктәптә бокс белән шөгыльләндем, физкультура дәресләрен яраттым, – дип хәбәр итте күптән түгел хәрби хезмәттән киткән Артем.– Миңа һәрвакыт әти үрнәк булды. Гаиләмә рәхмәт, алар миңа рухый яктан ярдәм итеп, язмышым өчен чын күңелләреннән борчылып торалар, – диде якташыбыз, хисләргә бирелеп.
Артем Синкин авыр хезмәттән соң бер көн дә ял итеп тормастан, Казанның бер төзелеш оешмасына бетончы булып эшкә урнаша.
Көз көне аның энесе Юрий хәрби хезмәткә алыначак. Һичшиксез, егет өчен гаиләдә үрнәк алыр кеше бар, ул – кыю Ватан сакчысы Артем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев