Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юбилеең белән, район газетасы!

“Әлки хәбәрләре” газетасының 90 еллыгы уңаеннан бүгенге көн коллективын редакциядә һәм типографиядә төрле елларда хезмәт куйган матбугат ветераннарын, газета укучыларны юбилей белән кайнар котлыйм.

 
Газета нәшер ителә башлаганнан көннән бирле район тормышы белән ныклы бәйләнештә яши. Тугыз дистә ел дәвамында Әлки җиренең елъязмасы вазыйфасын лаеклы рәвештә үтәп килә. Газета журналистлары, хәбәрчеләре район тормышындагы һәр мөһим вакыйганы язып барырга тырышалар. Халыкка кызыклы, файдалы мәгълүмат җиткерүдә бәяләп бетергесез зур хезмәт куялар. 
Газетаның, заман белән бергә атлап, йөзе дә, исеме дә үзгәрде. Кайчандыр фотосурәтләре төссез булган район газетасы хәзер республика дәрәҗәсендәге сыйфат белән нәшер ителә. 
Җирле матбугат авылларда яшәүчеләр өчен аеруча кызыклы. Чөнки аның битләрендә янәшәбездә яшәүче үрнәк гаиләләр, уңган кешеләр, һөнәр осталары хакында мәкаләләр урын ала. Районыбыз тарихы, үсеше аның игътибары үзәгендә. Шуңа да «Әлки хәбәрләре» – һәр өйдә, гаиләдә көтеп алынган газета. Ул әле дә үзенең тугры укучыларын җуймыйча, 4 меңгә чаклы тираж белән чыгып килә. 
“Әлки хәбәрләре” нә 90 ел булса да, ул әле дә яшь, кыю, энергиясе ташып торган басма. Биредә хезмәтләренә тугры коллектив эшли. Мин аларга иҗат уңышлары, сәламәтлек, гаилә бәхете телим. 
Александр Никошин,
муниципаль  район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев