Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юхмачыдагы интернат йортында чын бәйрәм булды

Юхмачыдагы интернат йортында чын бәйрәм булды. Биредә яшәүчеләргә ТР ның атказанган мәдәният хезмәткәре Ринас Шиһапов үзенең дуслары Раил Гыйззәтуллин һәм концерт программаларын алып баручы Рушания Вәлиева-Фадиева белән чыгыш ясады.


Алар дәртле җырлары белән биредәге һәркемнең күңелен күтәрде. Танылган җырчыларга кушылып җырлау мөмкинлеге булу аеруча шатландырды. Һәр концерт номеры көчле алкышларга күмелде. Интернат йортында яшәүче Хәмзә Хәйретдиновка бу аеруча сөенечле көн булды. Чөнки аның күптәнге хыялы чынга ашты. Аңа сыйныфташы Алмаз Миңгалиев  Төгәлбай авылы кешеләре белән җыелышып алынган электроприводлы гарипләр арбасы бүләк итте. Шулай ук кеше кайгысына битараф булмаган кешеләр тарафыннан җыелган акчага кер юу машинасы рәвешендә иганәчелек ярдәме күрсәтелде. 

    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев