Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Гимназия командасы – баскетбол остасы

    "Алинә" универсаль спорт залында егетләр арасында баскетбол буенча сайлап алу ярышлары булды. Анда район мәктәпләреннән сигез команда катнашты. Н.Дәүли исемендәге гимназия укучылары бәйгенең җиңүчесе булды. Әлеге команда 6-7 декабрьдә районыбызда узачак республика зона ярышларында алышачак. Иске Матак урта мәктәбе командасы - икенче, Иске Чаллы мәктәбе командасы өченче урыннарны алдылар.

    "Алинә" универсаль спорт залында егетләр арасында баскетбол буенча сайлап алу ярышлары булды.
    Анда район мәктәпләреннән сигез команда катнашты. Н.Дәүли исемендәге гимназия укучылары бәйгенең җиңүчесе булды. Әлеге команда 6-7 декабрьдә районыбызда узачак республика зона ярышларында алышачак. Иске Матак урта мәктәбе командасы - икенче, Иске Чаллы мәктәбе командасы өченче урыннарны алдылар.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: