Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Юл җәяүленең дә, шоферның да хатасын кичерми

    20 октябрьдән бирле республикада "Җәяүле, кичүгә бас!" акциясе бара. Әлеге кампания дәверендә җәяүлеләрнең хәвефсезлеген арттыруга юнәлтелгән төрледән-төрле чаралар оештырылды. Бу акция хакында без район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы вазыйфаларын башкаручы полиция өлкән лейтенанты Алексей Савинов белән сөйләшәбез.

    -Быелның тугыз аенда республика территориясендә җәяүлеләрне таптатуның 1301 очрагы теркәлде. 136 кеше һәлак булды, 1238 кеше төрле җәрәхәтләр алды. Җәяүлеләр кичүләрендә 322 шундый фаҗига булды, нәтиҗәдә 21 кешенең гомере өзелде, 322 кеше имгәнде,-җәяүлеләрнең иминлеген, саулыгын һәм гомерен саклауның нинди зур әһәмияткә ия булуын дәлилләп, Алексей Владимирович әнә шундый тетрәндергеч статистиканы бәян итте.
    -Акциянең нәкъ менә шушы чорда үткәрелүе дә очраклы түгелдер бит?
    -Дөрес әйтәсез. Җәяүлеләрне бәрдерүләр көзге-кышкы чорда, сентябрьдән декабрьгә кадәр, аеруча күп була. Транспорт ташкынының сезонлы артуы һәм еш үзгәреп торган, уңайлы булмаган һава шартлары юл хәрәкәтендә катнашучы бар кешедән дә үтә игътибарлы булуны таләп итә. Машина йөртүчеләрнең һәм җәяүлеләрнең юл шартлары үзгәрүгә җавапсыз мөнәсәбәте бик еш һәлакәткә китерә. Көзге-кышкы чорда транспорт чараларының җәяүлеләрне бәрдерү очраклары 20 процентка арта. Боларның күпчелеге машина йөртүчеләр гаебе белән була. Кагыйдә буларак, җәяүлеләрне бәрдерүләрнең артуы кар катламы ятканчы дәвам итә.
    -Алексей Владимирович, җәяүлеләрнең автомобиль юлларында зыян күрүе авыл җирендә дә шулай хафага салырлыкмы?
    -Әйе, бу проблема бездә, авыл районында да бик актуаль. Былтыр җәяүлеләрне бәрдерүнең 4 очрагы теркәлгән иде, 2 кеше һәлак булды, 2 кеше имгәнде. Быел да хәл яхшы якка үзгәрмәде: 4 бәрдерү очрагында 2 кешенең гомере өзелде, 2 се тән җәрәхәтләре алды. Сентябрь аенда Салман авылы янында 29 яшьлек ир-атны машина таптатып үтерде. Ә май аенда Иске Матакта япь-яшь хатын автомобиль астында калып һәлак булды. 30 август кичендә Базарлы Матакта юл аша чыкканда бер кызны машина бәрдергән иде. Әле ике көн элек кенә Карга авылы янындагы автомобиль юлында иртәнге сәгать җиделәр тирәсендә бер хатын-кызны машина бәрдереп китте. Җитди җәрәхәтләр алган бу ханым хәзер хастаханәдә ята.
    -Мондый фаҗигаләрнең төп сәбәпләре нинди?
    -Беренчедән, юлларның тиешенчә яктыртылмавы. Көзге-кышкы чорда якты көн дәвамлылыгы нык кыскара бит, ә караңгыда юлларда күз күреме бик начарлана. Билгеле, машина йөртүчеләр юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итәрлек тизлек сайларга тиешләр. Җәяүлеләр дә мондый шартларда шоферның аларны күреп өлгермәү ихтималын истән чыгармасыннар, үтә игътибарлы һәм сак булсыннар иде. Юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә караңгыда җәяүлеләргә киемнәрендә яктырткыч элементлар (мәсәлән, махсус беләзекләр) файдалану киңәш ителә. Быел 1 сентябрьдә мин 200 беренче сыйныф укучысына шундый беләзекләр тараттым. Алар сатуда да була. Якын арага яктыртучы фараларны кабызып барганда караңгыда шофер җәяүлене 25-30 метрдан күрә ала. Ә җәяүленең яктырткыч беләзеге булса, шофер аны 130-140 метрдан ук күреп ала. Мондый беләзекләр файдалану җәяүлене бәрдерү куркынычын 65 процентка киметә.
    -Менә Сез, Алексей Владимирович, юлда җаваплылыкның зур өлеше машина йөртүчедә булуына басым ясап әйттегез. Җәяүленең үзенә дә күп нәрсә бәйле бит?
    -Һичшиксез. Җәяүле кеше, юл хәрәкәтендә катнашучы һәркем кебек үк, айнык булырга тиеш. Юлдагы исерек үзе үк хәвеф чыганагы. Әйтик, быел районда машина бәрдерүдән зыян күргән һәм гомерләре өзелгән кешеләрнең һәммәсе диярлек салмыш хәлдә булуы билгеле. Аннан соң, юл аркылы чыкканда җәяүлеләр кичүләреннән файдаланырга кирәк. Район үзәгендә махсус җиһазланган мондый кичүләр дистәдән артык. Авылларның да һәркайсында автобус тукталышлары янында җәяүлеләр кичүләре эшләнгән. Кичү булмаган җирдә юл аша чыкканда башта уң якка, аннан сулга карау зарур. Тротуар бар икән, җәяүлеләр бары тик шуннан йөрергә тиешләр. Ә инде тротуар булмаган юлда каршы як хәрәкәт полосасының иң читеннән бару хәвефсезрәк.
    Тагын шуны әйтәсем килә: бу арада һава торышы гаять тотрыксыз, юлдагы шартлар да үзгәреп тора. Әйтик, 27 ноябрьдә, беренче тапкыр күп кар явып киткәч, юлларда хәл аеруча катлауланды. Бу көнне район үзәгендә генә дә 5 юл-транспорт вакыйгасы булды, бәхеткә, кешеләр зыян күрмәде. Алдагы көннәрдә дә синоптиклар кар, көчле җил, бозлы яңгыр вәгъдә итәләр. Юлларда бик игътибарлы булсагыз иде, хөрмәтле райондашлар! Онытмагыз: юл хаталарны гафу итми.
    -Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Алексей Владимирович.

    Теги: ГИБДД
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: