Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Карга авылы кешеләренә су басу куркынычы быел янамый

Быелгы ташу вакытында 7 авылда су басу очраклары күзәтелергән мөмкин.

 
Алар: Базарлы Матак, Карга авылындагы Актай елгасы буендагы йортлар, Иске һәм Яңа Алпар, Иске Камка, Чуаш Кичүе һәм Түбән Әлморза авылларындагы Кече Чирмешән елгасы буендагы тораклар һәм бакчалар. 


Су кинәт күтәрелгән очракта, 241 кеше яшәгән (25 е – балалар) 131 йортка куркыныч яный. 
Авылларда җыелышлар үтә, аларда иминият компанияләре вәкилләре катнаша. Иминиятләштергән очракта, су кереп, милеккә зыян килсә, йорт хуҗалары акчалата түләү ала. 


–     Без көн саен елгадагы су биеклеген күзәтәбез. Иртән һәм кичен күрсәткечләрне ТРның Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгына тапшырабыз. Хәзер суның биеклеге 3 метрдан бераз гына өстәрәк, ул куркыныч тудырмый. Без су ага торган торбаларны чистарттык, берничә көн элек авыл кешеләре белән очраштык. Су басу куркынычы туганда, нәрсәләр эшләргә кирәклеген сөйләдек. Әгәр дә гадәттән тыш хәл килеп чыкса, кешеләрне мәктәпкә урнаштырачакбыз, – дип аңлатты Иске Алпар авыл җирлеге башлыгы Ринас Сәлахов. 


Ә менә Карга авылы кешеләренә су басу куркынычы быел янамый. Карга авыл җирлеге башлыгы Рамил Миңһаҗев әйтүенә караганда, Актай елгасындагы су биеклеге беркемгә дә куркыныч тудырырлык дәрәҗәдә түгел.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев