Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Казан икмәк заводы элеваторы бер көтү күгәрченне юк иткән [+ВИДЕО]

    Казанда икмәк җитештерү заводы элеваторының бер көтү күгәрченне суырып алуы видеога эләккән.

    Ул Эфир 24 телеканалында пәйда булды. Видеоязмада күренгәнчә, ашлык өемендә тукланып утыручы кошлар бер-бер артлы элеватор бүрәнкәсенә эләгә. Фаразлар буенча, әлеге хәл каплаусыз урында булгандыр.

    Әлеге видео прокуратура хезмәткәрләрен дә кызыксындырган. Хәзерге вакытта видеоның кайда, кайчан һәм нинди шартларда төшерелүе тикшерелә икән.

    Санитар нормалар бозылган очракта икмәк заводына билгеле бер вакытка эшчәнлеген дә туктатып торырга туры килмәгәе, дип яза "Интертат.ру".

    http://www.almet-rt.ru/tt/thebest/item/18792-ikm%D3%99k-zavodyi-elevatoryi-ber-k%D3%A9t%D2%AF-k%D2%AFg%D3%99rchenne-yuk-itk%D3%99n-%20video.html

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: