Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда «Күңел» радиосының 25 еллык концертында Дәниф Шәрәфетдинов җырлаячак

«Күңел» радиосы җитәкчесе Лилия Мәхмүтова «Күңел» радиосының «Безнен яшьлек еллары» дип аталган концерт-тамашада җырчы Дәниф Шәрәфетдиновның да катнашачагын белдерде.

 Концерт 23 октябрьдә 17.00 сәгатьтә «УНИКС» концерт залында үтәчәк.

«Казан тамашачысы өчен бу зур бүләк . Дәниф абый безнең тәкъдимне зур ризалык белән кабул итте. Чыгыш ясаучылар арасында яшьләр дә бар. Алар 1980-1990 елларда популяр булган җырларны башкарачак», - диде ул «Татар-информ»да очрашуда.

«Татмедиа» АҖ директоры Шамил Садыйков әйтүенчә, «Күңел» радиосы бик җанлы, җылы радио, аның үзенең аудиториясе, укучысы, тыңлаучысы бар. «Күптән түгел «Күңел» радиосы Чаллыда юбилей концертын үткәрде, хәтта кешегә утырырга урын юк иде, билетлар сатылып беткән. Без шушы җылылыкны күргәч, Казанда да нәкъ шундый концерт булдыру турында хыялландык. Казанда концертлар күп була, ләкин купшы форматтагы концертлар күп. Халыкчан җырлы концертлар аз дип саныйбыз», - ди ул.

«Һәрберебез кадерле мизгелне сагына. Әти-әни канаты астында булган гамьсез чакларны искә төшерү, шушы вакытларга берничә сәгатькә булса да кайтып килү уңаеннан концертны башкала тамашачысына тәкъдим итәргә булдык. Онытылып барган, татар җыр сәнгатенең алтын фондына кергән 1980-1990 елларда яңгыраган җырларны барладык. Тамашачы кабаттан яраткан артистлары белән очрашачак», - диде радио җитәкчесе.

Концертта Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова да катнашачак. Ул проектны бик кызыклы дип бәяләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев