Реклама
Хәйруллин хәйрия фонды рәисе Ирина Волостнова районыбызда урын өстендә ятучы, инвалид арбасында хәрәкәтләнүче авырулар янында булды.
Ул аларның хәлләрен сорашты, проблемалары белән кызыксынды, азык-төлек җыелмалары бүләк итте. Инвалидлар мондый игътибар һәм күчтәнәчләр өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.
Хәйруллин хәйрия фонды физик мөмкинлекләре чикләнгән 45 райондашыбызга шундый бүләкләр әзерләгән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз