Реклама
Россия Хезмәт министрлыгы 2016 елда бәйрәм яллары турындагы карарны имзалады. Яңа елда россиялеләр, гадәттәгечә, 10 көн ял итәчәк. 2-3 гыйнвар көннәре шимбә-якшәмбегә туры килү сәбәпле, алар 3 май һәм 7 мартка күчерелә. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан - 21-23 февральдә , Халыкара хатын-кызлар көнендә - 5-8 мартта тоташ яллар көтелә. Яз...
Россия Хезмәт министрлыгы 2016 елда бәйрәм яллары турындагы карарны имзалады. Яңа елда россиялеләр, гадәттәгечә, 10 көн ял итәчәк. 2-3 гыйнвар көннәре шимбә-якшәмбегә туры килү сәбәпле, алар 3 май һәм 7 мартка күчерелә. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан - 21-23 февральдә , Халыкара хатын-кызлар көнендә - 5-8 мартта тоташ яллар көтелә. Яз һәм хезмәт бәйрәме уңаеннан исә - 4 көн (30 апрель-3 май), Җиңү көнендә 3 көн рәттән (7-9 майда) ял итәчәкбез. Россия көнендә дә өч көнлек ял көтелә (11-13 июнь). Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 4-6 ноябрьдә ял итәчәкбез.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз