Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Билбаулы көрәше буенча республика беренчелегендә Әлки районы командасы – беренче. ФОТО

Узган атнада Базарлы Матакта "Алинә" универсаль спорт залында 2004-2006 елларда туган малайлар һәм кызлар арасында "Кызыл Шәрык- Агро" җәмгыяте призларына билбаулы көрәш буенча республика беренчелеге булды.

Ярышларда респу­блика районнарыннан һәм Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән 17 ко­манда катнашты.

Районыбыз баш­лыгы урынбасары Рәшит Билалов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбаса­ры Мария Платонова, Билбау көрәше ха­лыкара федерациясе генераль секретаре Дамир Хәбибуллин бәйгенең кунаклары булдылар. Алар респу­бликада һәм районы­бызда спорт үсешенә зур әһәмият бирелүен билгеләп үттеләр, яшь көрәшчеләрне сәламләп, ярышларда иң лаеклыларның җиңү яулавын теләделәр. Баш хөкемдар Ра­мис Вафин бәйгенең кагыйдәләре белән та­ныштырды.

Көрәш берьюлы өч келәмдә барды. Ки­еренке алышларда безнекеләр дә сынат­мады. Төрле авырлык үлчәмнәрендә Ал­маз Гарипов, Гөлзар Талалаева, Альберт Рәхмәтуллин - берен­че урыннарны, Ели­завета Трофимова, Аэлита Дормидонто­ва, Дарья Тимонина, Илзат Әхмәров, Алек­сей Васильев - икенче, Зәринә Шәйхетдинова, Диләрә Шакирова, Ил­саф Гатин, Данил Туте­ров, Кирилл Лобанов, Ранил Саттаров, Са­лават Сәгыйров, Илья Кудосов өченче урын­нарны алдылар. Ә го­мумкоманда зачетын­да Әлки көрәшчеләре беренче урынга чыкты.

Район коман- дасының чыгышына бәя бирүне сорап без баш хөкемдар Рамис Вафинга мөрәҗәгать иттек.

-Тулаем алганда безнең малайлар-кыз­лар әйбәт нәтиҗәләр к ү р с ә т т е л ә р . Командабызның җиңү яулавы да куанычлы,- диде Рамис Вафин. -"Кызыл Шәрык-Агро" призларына мондый бәйгеләр районыбы­зда инде бишенче тап­кыр үткәрелә. Анда катнашучылар саны елдан-ел арта бара. Бу юлы менә республика­дан 195 яшь көрәшче көч сынашты. Билбау көрәше буенча мон­дый беренчелекләр Россиянең башка бер субъектында да үткәрелми.

Бәйге җиңүчеләрен бүләкләү тантанасын­да район башлыгы Александр Никошин да катнашты. Ул яшь көрәшчеләрне кай­нар котлады, аларга уңышлар, ә алга таба халыкара мәйданда чыгыш ясауларын теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев