Яңалыклар

Коронавирус буенча яңа мәгълүматлар билгеле булды1

Татарстанда үткән тәүлектә коронавирус йоктыруның 36 яңа очрагы расланган.

Авыручыларның берсе вирусны читтән ияртеп кайткан. Ә 35 кеше чирлеләр белән аралашу аркасында зарарланган. 4 кеше хастаханәләргә салынган, калганнары өйләрендә дәвалана.

7 июльгә Татарстанда COVID-19ның 4823 очрагы теркәлгән. Барысы 3639 кеше авырудан савыккан (шул исәптән 38е узган тәүлектә). 1167 кеше әле дәвалана.

 


Нет комментариев