Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Күп балалы гаиләләргә ––МЧС бүләге

    Быел Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы төзелүгә 25 ел, Татарстанда әлеге министрлык эшчәнлеге башлануга 20 ел тула. Әлеге истәлекле вакыйгалар уңаеннан Әлки һәм Спас районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге районара бүлегенең баш белгече Радис Инсапов күп балалы гаиләләргә бүләкләр тапшырды. Базарлы Матакта яшәүче, күп балалар тәрбияләүче Пимурзиннар һәм Шубиннар гаиләләренә тантаналы...

    Быел Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы төзелүгә 25 ел, Татарстанда әлеге министрлык эшчәнлеге башлануга 20 ел тула.

    Әлеге истәлекле вакыйгалар уңаеннан Әлки һәм Спас районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге районара бүлегенең баш белгече Радис Инсапов күп балалы гаиләләргә бүләкләр тапшырды. Базарлы Матакта яшәүче, күп балалар тәрбияләүче Пимурзиннар һәм Шубиннар гаиләләренә тантаналы төстә порошоклы янгын сүндерү җайланмалары һәм янгын турында хәбәр итүче автоном приборлар бирелде. Әлеге бүләкләрне Пимурзиннар һәм Шубиннар канәгатьләнү һәм шатлык хисләре белән кабул иттеләр, күрсәтелгән ярдям өчен Россия МЧС системасына рәхмәт сүзләрен әйттеләр.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: