Кышын чәйгә кушып эчсәң, тәмле дә, сәламәтлек өчен дә файдалы
Быел җәй җиләкле түгел, җир җиләге бөтенләй уңмады, каен җиләге дә аз, дип сөйлиләр.
Май-июнь айларында көннәрнең салкын торуы, корылык үзенекен иткән, җиләк бөреләренең күпчелеге үсә алмыйча туңып, кибеп беткән, диләр. Әмма урманнан чиләк-бидоннарын тутырып җиләк җыеп кайтучылар да бар. Ә сез җиләккә йөрисезме? Сезнең якта җиләк уңдымы?
Рәмзия Газизова, Иске Әнҗерә төп мәктәбе директоры:
– Быел җиләк азрак, билгеле, былтыргы кебек түгел. Узган ел җир җиләген бер сәгатьтә чиләк тутырып җыя идек. Әмма быел да үлән биек урыннарда җир җиләге шактый әйбәт. Без үзебез җиләккә барып буш кайтканыбыз юк. Ә бакчаларда җиләк-җимеш уңышы искиткеч әйбәт. Кура җиләге ишелеп уңды. Виктория дә мулдан булды. Безнең мәктәп бакчасында аның уңышы һәр елны әйбәт була. Сүз дә юк, викториядән мул уңыш алыйм дисәң, аны ел әйләнәсе карарга кирәк. Быел мәктәп ашханәсе өчен җиләктән бик күп кайнатма ясап куйдык. Балалар яңа өлгергәнен дә туйганчы ашады. Ә үзебездән артканын, һәр елдагыча, халыкка саттык. Килосын 120 сумнан алырга теләүчеләр бихисап булды. 50 чиләк сатып җибәреп, мәктәпкә шактый акча эшләдек. Шул акчага буявын, цементын, башка кирәк-яракларын алып, мәктәпкә ремонт ясыйбыз. Сүз уңаеннан әйтим, без елның-елында каен себеркесе сатып та байтак керем алабыз. Нарат ботагы, иван-чәй, сары һәм зәңгәр мәтрүшкә, мелисса кушып бәйләгән себеркеләребезгә дә сорау бик зур. Районда да, шәһәрләрдән кайтып та алалар, Казан ярминкәсенә алып барып та сатабыз. Парын 30 сумнан бу сезонда инде мең пар саттык. Әйткәнемчә, агымдагы ремонт эшләре өчен бик зур ярдәм бу. Кыскасы, иренмәсәң, тырышсаң авыл җирендә табигать биргән байлыктан байтак акча эшләргә була.
Раиса Ярославлева, Яңа Сихтермә авылы:
– Мин ел саен оныкларым белән туган авылым Яңа Сихтермәгә җиләккә кайтам. Авылыбыз урман уртасында урнашкан бит, каен һәм җир җиләкләре дә, гөмбә дә күп була безнең якта. Быел җиләк алай мул түгел, әмма бар. Инде берничә мәртәбә җир җиләге җыеп кайттык. Аны кышка туңдырып та куябыз, кайнатмасын да ясыйбыз, киптерәбез дә. Җир җиләге пирог эчлеге өчен дә бик әйбәт. Җиләкнең үзен генә түгел, яфрагын да җыеп киптерәбез. Кышын чәйгә кушып эчсәң, тәмле дә, сәламәтлек өчен дә файдалы. Быел кура җиләге, чия бик күп. Кайберәүләрдә алма да бик мул.
Фәния Минһаҗева, Югары Әлки мәдәният йорты директоры:
– Быел җиләк әз диюләре белән килешеп бетмим. Ел да җыя торган урыныбызда каен җиләге бик уңган иде. Күрше апалар белән барган саен 5-6 литрлы савытыбызны тутырып кайттык. Ә кура җиләге хисапсыз! Мин һәр елны болын һәм бакча җиләкләрен җыйгач, үзебезнең авылдагы ялгыз өлкәннәргә, Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләргә авыз иттерәм. Быел да өлкән яшьтәге абый-апаларга җиләкнең яңа җыйганын да, кайнатмаларын да алып бардым. Җәйге болынга үзебез баргандай булдык, дип рәхмәтләр әйтеп калдылар.
Резедә Гатауллина, хуҗабикә, Базарлы Матак авылы:
– Ирем узган ел Мамадыш районының Яке авылында юл төзелешендә эшләгән иде. Кайткач исе китеп сөйләде: анда халык ябырылып җиләк җыя, балалар да, әби-бабайлар да иртәдән кичкә кадәр урман-болыннан кайтып керми икән. Шәһәрдән махсус отпуск алып кайтып җиләккә йөриләр ди. Каен, җир җиләген, аннан кара җиләкне сатар өчен җыялар икән. Юл буена, базарларга алып барып саталар, шуннан бик күп файда күрәләр, кайберәүләр бер сезонда хәтта машина алырлык акча эшлиләр ди. Әле газеталардан укыдым, быел да Мамадыш якларында халык күпләп җиләк җыеп сата, дип язганнар. Афәрин, диясе генә кала. Табигать биргән нигъмәтне җыеп файдасын күрәләр икән, бик хуп. Моның өчен уңганлык кирәк. Быел үзебезнең кура җиләге бик мул булды, әмма шуны берәмтекләп җыеп сата белмибез бит. Җиләк бик файдалы, ди табиблар. Җәй озын түгел, вакытында өлгергән җиләк-җимешне җыеп, сыйланып, ел буена җитәрлек витамин туплап калырга кирәк.
Люция Низамиева сораштырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев