“Әлки хәбәрләре” район газетасы матбугатка яздыруда иң уңышлы эшләгән почтальоннарны бүләкләде. ФОТО
2017 елның икенче яртыеллыгына "Әлки хәбәрләре" газетасына яздыру буенча уңышлы эшләгән почта хезмәткәрләренә редакциянең Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
"Әлки хәбәрләре" республикада иң күп укыла торган басмаларның берсе булып кала бирә. Бүген район газетасын 4504 гаилә алдыра. Газетага теләп, даими язылып килүче әбүнәчеләребез бик күп. Дөрес, почта хезмәткәрләре кыстаганга язылучылар да бардыр. Безнең зур тиражлы басма булып калуыбызда почта хезмәткәрләренең дә өлеше зур. Шуңа да иң уңышлы эшләгән почтальоннарыбызны һәр язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча билгеләп үтәбез.
2017 елның икенче яртыеллыгында "Татмедиа" АҖнең Әлки филиалы Мактау грамотасы һәм истәлекле бүләкләре Нурлат почтамтының Әлки районы буенча почта ташу һәм эшкәртү цехы начальнигы Лидия Чумановага (нач.цеха обработки и перевозки почты Нурлатского почтамта по Алькеевскому району), Иске Матак почта бүлекчәсе мөдире Надежда Лычниковага, Чиябаш почта бүлекчәсе мөдире Земфира Капеевага, Түбән Кәчи почта бүлекчәсе мөдире Валентина Романовага, Иске Чаллы почта бүлекчәсе мөдире Рәмзия Хәнәфиевага бирелде. Бүләкләр районыбыз почта хезмәткәрләренең гомуми җыелышында тапшырылды. Анда Нурлат почтамты җитәкчесе Рафис Нагуманов та катнашты. Ул Әлки почта хезмәткәрләренең елның-елында матбугатка яздыру буенча җиткерелгән планнарны үтәп баруын әйтте, шулай ук район газетасы белән аңлашып, хезмәттәшлек итеп эшләвен дә уңай бәяләп үтте.
Бүген инде почта хезмәткәрләре җиң сызганып киләсе ел өчен газета-журналларга вакытыннан алда (ташламалы) яздыруга керештеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев