“Әлки хәбәрләре” газетасы редакциясе беренче сыйныфка баручы өч балага букчалар бирде
“Әлки хәбәрләре” газетасы редакциясендә иртә шатлыклы вакыйга белән башланды.
Быел беренче сыйныфка укырга керүче өч бала бүләккә мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букча алды. Әлеге булачак укучыларның әти-әниләре редакциядә эшли. Яңа букчаларны Базарлы Матакта яшәүче Камилә Шиһапова һәм Артем Королев, Түбән Әлкидә яшәүче Самир Сибгатуллинга газетаның баш мөхәррире Азат Низамиев матур котлау сүзләрен әйтә барып тапшырды.
– Бары тик “бишле” билгеләренә генә укыгыз, пөхтә, тәртипле булыгыз, укытучыларыгызны тыңлагыз, – дип теләде ул.
Якыннары белән шатлыкны уртаклашырга дип, балаларның апа-энекәшләре, дәү әни-дәү әтиләре килгән.
Булачак укучылар беренче эш итеп букчаларны ачып, анда ниләр булуын тикшереп карады. Ә анда мәктәп өчен кирәкле бар нәрсә дә: ручкалар, дәфтәрләр, линейка һәм альбомнар, карандаш һәм төсле пластилиннар бар иде.
– Беренче тапкыр беренче сыйныфка бару – һәр бала һәм ата-ана өчен бик дулкынландыргыч вакыйга. Балалар безне уңышлары белән сөендереп торсын. Балаларыбызны зурлаганнары, шундый кыйммәтле бүләк ясаганнары өчен, бик зур рәхмәт, – диде бәйрәм ахырында Самирның дәү әнисе Дамирә Миңгалиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев