Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Әлки хәбәрләре” редакциясе коллективының йомгаклау җыелышында газетаның сыйфатын яхшырту, яшь белгечләр җәлеп итү турында сөйләштеләр

Бүген “Әлки хәбәрләре” район газетасы коллективының еллык йомгаклау җыелышы булды.

Редакция коллективы зур түгел. Штатта тугыз кеше исәпләнә, өч хезмәткәр килешү буенча эшли. Әйтергә кирәк, коллектив үзенә йөкләнгән бурычларны тиешенчә үтәп барырга тырыша. Былтыр без график буенча 95 газета чыгардык.

Бу елның беренче яртыеллыгына “Әлки хәбәрләре”нә 5107 кеше язылган (татарча газетага –2647, русчага – 2460). Бу “Татмедиа” системасында район газеталары арасында иң яхшы күрсәткечләрнең берсе.

Җыелышта хисап доклады белән газета редакторы Азат Низамиев чыгыш ясады. Ул алда торган бурычларга да тукталды. Бүген коллективтагы проблемаларның берсе – журналист кадрлар кытлыгы. Җыелышта катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лия Мәрдегалләмова әлеге мәсьәләне хәл итү өчен мәктәпләрнең өлкән сыйныфлар укучылары белән эшләү, вузларның журналистика факультетларында белем алучы якташларыбыз белән тыгыз элемтәләр урнаштыру зарурлыгын билгеләп үтте. Ул шулай ук редакция коллективына район тормышын  киң һәм оператив яктыртып торуы өчен рәхмәт әйтте.

Газета чыгару эшендә нәтиҗәле хезмәтләре, профессиональ осталыклары өчен редактор урынбасары Ләйлә Әхмәтшина һәм компьютер версткасы операторы Елена Королева район башлыгының Почета грамотасы һәм Рәхмәт хаты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев