Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки хәбәрләре: Цифрлы ТВга ничек күчәргә һәм региональ каналларны югалтмаска?

2019 елның 14 октябреннән Россиянең 21 төбәгендә, шул исәптән Татарстанда, федераль каналларны аналоглы трансляцияләү туктатыла.

Бу җәһәттән алдан ук чарасын күргән кешеләр 20  һәм аннан да күбрәк цифрлы телеканалны кабул итә алачак. “Аналог”та берничә федераль канал, шулай ук региональ канал кала.

Ничек соң цифрлы эфир телевидениесенә тоташырга һәм аналог форматында региональ һәм муниципаль каналларны кабул итү мөмкинлеген югалтмаска?

Цифрлы эфир телевидениесе DVВ-Т2 цифрлы телетапшырулар стандартында дециметрлы диапазонда трансляцияләнә.

Региональ һәм муниципаль каналлар төрле районнарда метрлы, шулай ук дециметрлы диапазоннарда трансляцияләнергә мөмкин. Ягъни “аналог”та да, “цифр”да да трансляцияләнә. Аларны ничек кабул итәргә соң? Иң яхшы ысул: гомумдулкынлы антенна. Аның ярдәмендә берьюлы ике диапазонда да сигналларны кабул итәргә була.

Күп фатирлы йортлар өчен иң уңай юл – өй түбәсендә коллектив антенна (СКПТ). Ул шулай ук берьюлы метрлы һәм дециметрлы диапазоннарны кабул итәргә сәләтле. Мондый уртак антеннаны тоташтыру өчен йортның идарәче компаниясенә яисә антенналар паркына хезмәт күрсәтүче оешмага мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Хәзер үк нәрсә эшләргә?

Сезнең телеэкраннарда “А” хәрефе бармы икәнлеген тикшерегез. Мондый хәреф 10 аналоглы телеканал логотибы янәшәсендә урнашкан. Әгәр экранда “А” хәрефе булмаса, димәк, сез инде эфирда, кабельдә яисә спутник аша  “цифрны” карыйсыз. Сезнең каналлар югалмаячак, приставка сатып алырга кирәкми.

Әгәр сез “А” хәрефен күрәсез икән, сезгә “цифр” ягына күчәргә вакыт. Моның өчен махсус белемнәр һәм күнекмәләр зарурлыгы юк.

Яңа стандарт сигналын кабул итәр өчен менә нәрсәләр кирәк:

1)Сезнең торак пунктта цифрлы эфир трансляциясе булу (моны сез карта.ртрс.рф сайтында тикшерщ аласыз);

2) DVВ-Т2 стандартын кабул итә ала торган телевизор һәм дециметрлы диапазонлы кабул итү антеннасы булу. Әгәр мондый җиһаз юк икән, аны сатып алу зарур (телевизорны алыштыру урынына шундый ук характеристикалы приставка алырга була).

3)Цифрлы эфир телевидениесен кабул итүне көйләү өчен телеканалларны автоэзләүне (автопоиск) эшләтеп җибәрү дә җитә. Шулай ук телеканалларны көйләүне кул режимында да башкарырга була. Моның өчен телеканалның ешлыгын яисә номерын кертергә кирәк. Ә моны РТРС рәсми сайтында “Строительство сети цифрового ТВ” бүлегендә яисә карта. ртрс.рф. сайтында белергә була.

Үзеңнең инде цифрлы эфир телевидениесен каравыңны ничек төгәл белергә?

Моның гади бер ысулы бар: әгәр сез “Карусель” каналын күрсәгез, димәк, сез “цифр”да. Бу телеканал аналог форматында трансляцияләнми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев