Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки кино учреждениесе – республикада өченче

    .

    Район кино учреждениесе узган елгы эш нәтиҗәләре буенча республикада “Иң яхшы муниципаль цифрлы кинозал” номинациясендә өченче урын алды.

    2020 ел кино учреждениесе өчен дә катлаулы булды. COVID-19 пандемиясе аркасында алар алты ай карантинда тордылар. Шуңа да карамастан, ел дәвамында биредә барысы 1297 сеанс үткәрелде, 5723 тамашачыга хезмәт күрсәтелде.

    Әйбәт эш күрсәткечләре өчен  кино  учреждениесе коллективы “Татаркино” дипломы белән бүләкләнде. Ә методист Гөлгенә Җәббаровага күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм республика кинематографын үстреүгә керткән өлеше өчен Мактау грамотасы тапшырылды.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: