Реклама
“Ялкын” журналының быелгы гыйнвар саны тышлыгында Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучысы Алия Мөхәммәткәримова фотосүрәте белән дөнья күрде.
10 сыйныф укучысы Алия журналның штаттан тыш хәбәрчесе дә. Ул “Ялкын”ның һәр санында диярлек басылучы шигырьләргә иллюстрацияләр ясый.
Журналның бу санында исә укучылар Алия Мөхәммәткәримова турында күбрәк белә алачак – журналның 4-5 битләрендә аның белән әңгәмә урнаштырылган.
“Ялкын” журналы белән аның сайтында да танышырга мөмкин.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз