Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки кызы Юлия Куриш: “Дусларымның туган теле миңа якын”

Узган көздә Базарлы Матак авылының Шәүкәт мәчетендә татар теле курслары ачылган иде. Район башкарма комитеты белгече Юлия Куриш та татар теле дәресләренә йөри. Ул бу хакта үзенең фикерләре белән уртаклашты.

– Юлия, нигә татар телен өйрәнергә булдыгыз?

Татарстанда ике дәүләт теле бит. Икесе дә бертигез кулланылырга тиеш. Өстәвенә, мин татарлар арасында яшим, алар белән бергә эшлим. Күпчелек дусларым да – шул милләт вәкилләре. Аларның туган теле миңа якын. Үзем дә татарча сөйләшергә өйрәнсәм, бик әйбәт булыр иде.

– Сезгә татар телен өйрәнү ошыймы?

– Әйе, ошый. Укытучыбыз Миләүшә Фәттахова дәресләрне кызыклы итеп аңлата. Аның татарча сөйләве үзе бер моңлы җыр буеп тоела. Без “гаилә, йорт, ата-ана”, “ел фасыллары, атна көннәре, вакыт”, “сәламләү, танышу, аралашу” кебек темаларны өйрәндек. Белемнәребезне тикшергәндә күбесенчә тестлар эшлибез, диктантлар язабыз.

– Курсларга күпме кеше йөри?

– Татар телен утыздан артык кеше өйрәнәбез. Арабызда төрле профессия кешеләре бар. Күбесе татар милләтеннән. Алар, туган телебезне тагын да тирәнрәк өйрәнергә телибез, диләр. Руслар аз, билгеле.

– Тел үзләштерү җиңел түгел. Сез, Юлия, нинди авырлыклар белән очрашасыз?

– Башта диктант язганда бик күп хаталар китә иде. Татар теле бик матур да, шул ук вакытта бик катлаулы да икән. Сүзләрнең дөрес язылышын истә калдыру авыррак.  Укытучыбыз белән бергә хаталар өстендә эшләр эшлибез. Кайсы сүзнең ничек язылганын хәтердә калдырырга тырышам. Өйдә дә дәрестә өйрәнгәннәрне кабатлыйм, ныгытам. Кайвакыт дусларымнан да ярдәм сорыйм.

– Юлия, сез телне ярты елга якын өйрәнәсез. Инде уңышларыгыз да бардыр?

– Элегрәк мин башкалар татарча сөйләшкәндә кайбер сүзләрне генә аңлый идем. Моңа кадәр татар телен мәктәптә генә өйрәндек бит. Хәзер инде сүзтезмәләрне һәм гади җөмләләрне аңлый башладым. Тора-бара татарча сөйләмне тулысынча аңлармын, үзем дә иркен сөйләшермен, дип ышанам. Билгеле, моның өчен шактый тырышырга кирәк әле.

– Юля, балаларыгызга татар телен өйрәтәсегез киләме?

– Кызым Арина өченче сыйныфта укый, улым Марк балалар бакчасына йөри. Алар әлегә русча гына сөйләшә. Минемчә, татар телен белү балаларым өчен яхшы булыр иде. Аларга да татарча өйрәтергә теләгем бар.

– Телне өйрәнүдә уңышлар сезгә, Юлия!

Түбәндәге видеода рус кызы Юлия Куриш татар телендә Габдулла Тукай шигырен сөйли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев