Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки район архив бүлеге 480 мең сум грант отты

Район архив бүлеге 480 мең сум грант отты.

Бүлек хезмәткәрләре документларның сакланышын тәэмин итү буенча бай материал туплап проект эшләгәннәр һәм Татарстан Архив эше дәүләт комитеты үткәргән конкурста җиңү яулаганнар.

Архив бүлеге җитәкчесе Елена Васяйчева әйтүенчә, грант акчаларына иң заманча профессиональ сканер сатып алачаклар. Әлеге яңа җиһаз ярдәмендә, архивка мөрәҗәгать иткән һәр кешегә кирәкле документларны тиз арада тапшыру мөмкинлеге туачак.

Район архивчылары яңа сканерда беренче чиратта барлык хуҗалык кенәгәләрен (алар биредә 200гә якын) цифрлаштырырга җыеналар. Конкурска әзерләнгәндә архив хезмәткәрләре җирле үзидарә органнарында 75 ел сакланырга тиешле әлеге кенәгәләрдә байтак кызыклы фактларга юлыкканнар. Әйтик, кайбер татар авылларында күп хатынлыларның тормыш иптәшләре тәртип саннары белән күрсәтелгән. Ә сугышка кадәрге язмалар гарәп графикасы белән башкарылган.

Кызганыч, кемнәрнеңдер җавапсыз мөнәсәбәте, тиешле шартлар булмау аркасында Апак, Яңа Үргәгар, Иске Чаллы авыл җирлекләренең бу мөһим тарихи чыганаклары безнең көннәргә кадәр сакланмаган. Аларның кенәгәләре янгыннар вакытында юкка чыккан.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев