Әлки район башлыгы Александр Никошин Өлкәннәр көнендә олы яшьтәгеләр белән очрашты
1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көнен Татарстанда зурлап, иркенләп билгеләп үттеләр. Бәйрәм җылысы һәр әбигә, һәр бабайга җитсен, рухыннан өлкән яшьтәгеләрнең барысына да өлеш чыксын диптер, аны бездә декада итеп уздыру матур гадәткә әйләнде.
Ш у л а й д а ункөнлекнең төп вакыйгалары 1 октябрьдә булды билгеле. Район башлыгы Александр Никошин Иске Матак, Чуаш Кичүе авылларына, Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат йортына барып, олы яшьтәге әлкилеләрне бәйрәм белән тәбрик итте. Үзе генә түгел, Татарстан җитәкчелеге исеменнән өлкәннәргә котлау сүзләрен, җылы теләкләрне Табигать байлыкларын файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов җиткерде, район ветераннар советы рәисе Ришат Хәлиуллин тәбрикләде.
Иске Матакта өлкән яшьтәге авылдашларын яңа клубка чакырганнар. Район мәдәният йорты артистлары, мәктәп укучылары аларга багышлап җылы эчтәлекле концерт әзерләгәннәр. Александр Федорович өлкәннәрне башта чувашча сәламләде, аннары болай диде:
–Якты, мәгънәле б ә й р ә м б ү г е н . Д ө р е с и н д е , с е з г ә х ө р м ә т л е л ә р е б е з , кайгырту-игътибарлы мөнәсәбәт һич кенә дә бер көн белән чикләнергә тиеш түгел. Якыннарыгыз, дус- ларыгыз, бигрәк тә үстергән балаларыгыз сезгә кирәк чакта булышып торсыннар. Үзегез дә яшьләр белән күбрәк аралашыгыз, үткәннәрегез турында ешрак сөйләгез. Буыннар арасындагы элемтә өзелергә тиеш түгел,– диде ул. Аның сүзләрен башкала кунагы Фәрит Хәйретдинов дәвам итте:
–Авылыгызда шундый матур клуб булу бигрәк әйбәт, җыелып аралашырга, концерт карарга урын бар. Гомумән, авылыгыз төзек, ямьле,–дип искематаклыларны үсендереп алды ул һәм бәйрәм белән котлады, иминлек теләде.
–Без, өлкәннәр, районда аз түгел, 6537 кеше пенсия яшендә. Сиксәнне узган өлкәннәребез 879, 90 яшьтән олыраклар 125әү. Кызганыч, Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарыбыз бишәү генә калды. Сез туган ягыбызда гомер буе тырышып хезмәт куйган буын, барысы өчен дә рәхмәт сезгә,–диде район ветераннар советы рәисе Ришат Хәлиуллин.
…Шундый ук эчкерсез теләкләрне кунаклар Чуаш Кичүе мәктәбенә чакырылган өлкән яшьтәге кунакларга да җиткерделәр.
–Киләсе елда авылыгыз уртасына яңа амбулатория салып куячакбыз, чөнки хәзергесе авыл читендә, күбегезгә анда барып йөрү авыр бит. Шуның өстенә авылларыбызда юллар төзүгә дә керешәчәкбез,–дип сөендерде аларны Александр Федорович.
–Казанга кайткач, күргән-ишеткәннәремне Президентыбызга җиткерәчәкмен. Республикада авыл тормышын җайлы итү өчен күп санлы программалар эшли, бу сәясәт алга таба дәвам иттереләчәк,–дип өстәде үз сүзен Фәрит Хәйретдинов.
Юхмачы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортына килеп җиткәндә, биредә бәйрәм инде кызып җиткән иде. Район музыка мәктәбе коллективы концерт куя, Хәйруллин Хәйрия фонды җитәкчесе Ирина Волостнова тәм-том тулы пакетлар өләшә, “Бердәм Россия”нең җирле бүлеге вәкилләре дә күчтәнәчләр алып килгәннәр. Шуның өстенә биредә яшәүчеләрне котларга дип Татарстаннан Россия Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова да килеп җитте. Ул өлкәннәргә бүләккә зур СВ-мич алып килгән.
–Тормышыгызда яхшылык, күңелле вакыйгалар күбрәк булсын иде. Белүемчә, биредә яшәүчеләр арасында тиңнәрен табып гаилә коручылар да бар. Бигрәк әйбәт бит! Без аларга яшәү өчен аерым бүлмәләр бирәбез. Гомумән, сезнең турыда кайгыртуны бурычыбыз дип саныйбыз, яшәү өчен әйбәт шартлар тудырырга тырышабыз,–диде район җитәкчесе, өлкәннәргә мөрәҗәгать итеп.
Кунаклар приютта яшәүчеләргә бүләкләр өләштеләр, аннары бүлмәләрне карап, яшәү шартларын алга таба ничек яхшыртып була икән, дип киңәшләштеләр.
…Өлкәннәр ункөнлеге менә шулай башланып китте бездә. Күп кенә авылларда аның беренче көнендә үк инде олы яшьтәгеләр өчен бәйрәм мәҗлесләре оештырдылар, анда килә алмаганнарга бүләкләр өләштеләр. Бу көннәрдә берәү дә читтә калмасын, хөрмәт-ихтирам һәр әбекәйгә, һәр бабайга җитсен иде…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев