Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки район ЗАГС бүлегендә бүген язылышкан Вячеслав Ензаев һәм Анастасия Мукусева: “Туган районыбызда яшәячәкбез!”

    Район ЗАГС бүлегенең Никахлашу залында бүген Чуаш Борнае егете Вячеслав Ензаев һәм Хузангай кызы Анастасия Мукусева язылыштылар.

    ФОТОРЕПОРТАЖ

    Яшьләр икесе дә Хузангай авылында эшлиләр. Вячеслав – “Хузангай” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә, Анастасия – урта мәктәптә.

    Гаилә корган яшьләрнең нияте – туган районыбызда яшәү һәм эшләү.

    Кияү белән кәләшне район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Энҗе Хәлиуллина, әти-әниләре, туганнары, дуслары котладылар.

    Без дә әлеге тәбрикләүләргә кушылабыз. Гаилә тормышыгыз бәхетле, озын гомерле булсын, Вячеслав һәм Анастасия! Сау-сәламәт булыгыз, күп балалар табып үстерегез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: