Әлки район үзәгендә су торбасы тишелгән
"Әлки коммуналь челтәрләре" хезмәткәрләре әлеге проблеманы хәл итү белән шөгыльләнә.
Бүген Базарлы Матакның Комлы урамында су торбасы тишелгән. Шуңа күрә Дубравная урамындагы су башнясы туктатылды. Бу башнядан су белән тәэмин ителгән урамнарда яшәүчеләр сусыз калды. Һәлакәт урынында авария хезмәте эшли.
Җир каты, туңган, экскаватор аны казый алмаган. Перфораторлы трактор чакыртырга туры килгән. Эшмәкәрләр абыйлы-энеле Шәйхетдиновлар ярдәмгә килгән, техника биргән.
Су кичкә кадәр булмаска мөмкин. Салкыннар аркасында ремонт эшләрендә кыенлыклар бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев