Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: 2020 елда салманлылар 7 млн. сумлык сөт тапшырганнар

Салман авыл җирлегенең шәхси ярдәмче хуҗалыкларында барлыгы 111 сыер асрала.

Салман авыл җирлеге составына керүче авылларда яшәүчеләр хезмәт сөючәнлекләре белән дан тота. Халык 244 баш мөгезле эре терлек асрый (шуларның 111е – сыер), 46 дуңгыз, 326 сарык, 50 кәҗә, 10 ат, 1452 кош, 37 йорт куяны һәм 114 умарта оясы тота. Бу хакта гражданнар җыенында авыл җирлеге башлыгы Ләйсән Гайфуллина сөйләде.

- Халыкның төп керем чыганакларының берсе - сөт сату. 2020 ел башыннан 540 тонна сөт сатылган, гомумән 7 млн.71 мең сум акча кергән, – дип хәбәр итте җирлек җитәкчесе.

Сөт җыючы Руслан Хәмидуллин иртәнге 5тән авылларны йөреп чыга. Кышкы чорда сөтне ике көнгә бер тапкыр ала. Ә җәйләрен торак пунктларны көн саен йөреп чыга. Сөт өчен акчаны халык үз вакытында ала, айга ике тапкыр – 15 һәм 30 числоларында. Халыктан сөт җыю белән күрше Алексеевск районыннан эшмәкәр Александр Балясников та шөгыльләнә. Ул Ромоданнан килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев