Әлки районы 90 еллык юбилеен билгеләп үтә: Иван Казанков котлавы
Иван Казанков, “Хузангай” җәмгыяте инвесторы:
–Район юбилее –туган төбәгебез үсеше өчен хезмәт куйганнарын һәм кече Ватаныбыз язмышы өчен җаваплылыкны үз өстенә аласы буынның бәйрәме ул. Үземә килгәндә, туган авылым чәчәк атсын өчен мин булдыра алганның барын да эшлим: монда яңа җитештерү корпуслары һәм цехлар төзелә, чәчүлек җирләр елдан-ел арта. Халык тулысынча эш белән тәэмин ителгән. Иң мөһиме – балалар туа.
Мин Сихтермә авылында туып үстем. Үземдә булган барлык яхшы сыйфатлар белән әти-әниемә, педагогларыма һәм остазларыма бурычлымын. Алар мине намуслы хезмәт итәргә, гадел һәм тырыш булырга өйрәттеләр. Туган авылымны торгызуга алынганда әни 90 яшьне узган иде инде. Минем уй-планнарга ул ышанып та бетмәде. Әмма белем, осталык һәм бердәм коллектив ныклы хуҗалык булдырырга ярдәм итте. Хәзер “Хузангай”ны Татарстаннан читтә дә беләләр. Минем кече Ватанымда һәр бодай башагының кадерен белгән тырыш һәм җаваплы кешеләр яши.
Әлки районында төрле милләт һәм дин вәкилләре дус һәм тату гомер итәләр. Бу – үзе зур казаныш.
Барлык әлкилеләрне, якташларны район юбилее белән котлыйм. Һәркайсыгызга сәламәтлек, иминлек, бәхет, уңышлар телим. Әлки районы үссен һәм чәчәк атсын, яңа җиңүләр яуласын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев