Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы: “Алинә” спорт залында спорт секцияләре эшли башлады

    “Алинә” универсаль спорт залында җәйге каникуллардан соң спорт секцияләре эшләрен дәвам итә.

    Алты яшьтән олырак балаларны каратэ, өстәл теннисы, билбаулы көрәш, бокс секцияләренә чакыралар. Биредә шулай ук волейбол уйнарга, тренажерлар залында шөгыльләнергә мөмкин. Малайлар-кызлар белән зур тәҗрибәгә ия белгечләр эшли.

    Шуны да әйтергә кирәк: бу түгәрәкләрдә шөгыльләнүче яшь спортчыларыбыз республика, илкүләм ярышларда җиңүләр яулап, районыбыз горурлыгы булып торалар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: