Реклама
Бүген клоун Гоша, Пи-пи исемле тычкан һәм Кар бабай балалар белән төрле уеннар уйнадылар, җырлар җырладылар, биеделәр.
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре яшь әлкилеләрне күңел ачуларын дәвам итәләр. Менә бүген дә район үзәгенең Ана даны паркында клоун Гоша, Пи-пи исемле тычкан һәм Кар бабай уен программасы белән малайлар һәм кызларның күңелләрен ачтылар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз