Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы бадминтончысы – Бөтенроссия ярышлары призеры

    Базарлы Матак урта мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Ралина Әхмәтова бадминтон буенча Бөтенроссия үсмерләр бәйгесендә җиңеп кайтты.

    Ярышлар 21-24 февральдә Екатеринбургта узды. Анда илнең 17 төбәгеннән 340 спортчы катнашты. Ралина парлы зачетта беренче урын һәм катнаш зачетта өченче урын яулады.

    Реклама

    Әлеге бәйгедә бездән шулай ук Артур Ваһапов, Екатерина Леонтьева, Евгений Сивенков катнаштылар. Бадминточыларның тренеры – Максим Муштаков. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: