Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: балалар бакчасы янында машина кую урыны булачак

Базарлы Матактагы “Каенкай” балалар бакчасы янында машиналар кую өчен мәйданчык ясалачак.

Балаларын бакчага йөртүче әти-әниләр район җитәкчеләренә машиналарны калдырып торырга урын булмау турында зар белдергәннәр иде. Күпләр бит сабыйларын бакчага җиңел машина белән китерәләр. Ә менә тукталыш ясар өчен бакча  урамында урын кысанрак.

Һәм менә тиздән бу бакча янында автомобильләр өчен шундый мәйдан булачак. Ул урынны америка өрәңгеләреннән чистартканнар. Тиздән андагы иске бина да сүтеп алыначак. Бу эшләр юл хәрәкәте иминлеге программасы нигезендә башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев