Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы баш автоинспекторы Рәис Сафин: хәвефсезлек каешы белән эләктерелгән кешенең авариядә исән калу шанслары биш тапкыр күбрәк

1 сентябрьдән 30 ына кадәр республикада “Хәвефсезлек каешы” оператив-профилактика чарасы үткәрелә.

Әлеге операциянең төп максаты – хәвефсезлек каешы куллану белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны кисәтү һәм булдырмау. Район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәис Сафин әйтүенчә, кагыйдә нигезендә, хәвефсезлек каешлары белән җиһазланган транспорт чарасын йөртүче һичшиксез каеш белән каптырылган булырга һәм пассажирларыннан да шуны таләп итәргә тиеш.  Транспорт хәвефсезлеге үзәкләре тикшеренүләре күрсәткәнчә, хәвефсезлек каешлары куллану авария очрагында машина йөртүченең һәм алгы утыргычтагы пассажирның үлеме яисә җәрәхәт алуы ихтималын – 50 процентка, арткы утыргычтагы пассажирларныкын 25 процентка киметә. Каеш белән эләктерелгән кешенең машина әйләнеп капланганда исән калу ихтималы биш тапкыр күбрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев