Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов беренче прививканы ясатты

Районда Covid-19га каршы прививка кампаниясе активлашты. Бүгенгә 1405 кеше коронавирустан вакциан алган. Аларның 815е препаратның ике компонентын да кадаткан.

Коронавирустан саклану мәсьәләсенең көн тәртибеннән төшеп торганы юк. Республика дәүләт советы утырышында Президент Рөстәм Миңнеханов:

– Өченче дулкынның булу-булмавы үзебездән тора. Антитәнчекләр мәңгелек түгел, дарулар, саклану чаралары гына булышмый, вакцина ясату кирәк. Билгеле, бу һәркемнең үз эше. Әмма кеше авырып китте икән, әйләнә-тирәдәгеләргә дә куркыныч тудырганын аңласын иде, – дип билгеләп үтте.

Җитәкчеләр дә бер-бер артлы прививка ясата. Россия Президенты, Татарстан Президенты ковидка каршы вакцина алдылар. Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә прививка ясаткан.

Район башлыгы Александр Никошин бу көннәрдә вакцинаның икенче дозасын алды, ә район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов беренче прививканы ясатты.

Районда прививкага язылучылар арта бара. Күпләр мәкерле чир белән көрәштә вакцинаның иң нәтиҗәле ысул булуына инана бара. Без район үзәк хастаханәсе поликлиникасында булып, прививка ясатырга килгән кешеләр белән аралаштык. Аларның фикерләре , кичерешләре белән кызыксындык.

 

Фирая Яруллина, гимназия шәфкать-туташы:

– Бүген миңа «Спутник V» препаратының икенче компонентын ясадылар. Беренче уколдан соң, организмның прививкага җавап реакция буларак, бераз кәефсезләнгән идем. Әмма бу тиз узды, хәлем нормальләште. Мин гимназиядә эшлим, гел балалар белән элемтәдә. Прививка ясатырга – үземне дә, янәшәдәге кешеләрне дә авырудан араларга карар кылдым. Поликлиникага мөрәҗәгать итеп прививкага язылдым, чиратым җиткәч чакырып алдылар. Гаиләдә хәзер ирем һәм улым вакцинага үз чиратларын көтәләр. Алар икесе дә янгын частендә эшли.

 

Гөлназ Колос, полиция оперуполномоченные:

Социаль җаваплылык” дигән төшенчә бар. Үзеңнең генә түгел, якыннарыңның һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең саулыгын да кайгыртырга дигән сүз бу. Хезмәтебез шундый – без гел халык арасында. Шуңа прививка ясатыргамы, юкмы дип икеләнеп тә тормадым. Күп танышларым да коронавирустан вакциналандылар. Минемчә, әлкилеләрнең прививкага ышанычлары ныгый бара.

 

Поликлиникада булганда шуңа игътибар иттем. Прививка ясатучыларның күп булуып күреп, кешеләрнең вакцина турында уңай фикерләрен ишетеп, үзләре дә бу процедураны узарга карар кылучылар булды. Ирле-хатынлы бер пар прививка кабинетына кереп, кайчан уколга килергә мөмкин булуын белешеп чыкты.

Иске Камка авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Зәйтүнә Сәгыйрова да прививка ясату хакында уйлана башлаган.

– Авылдашларым арасында вакцина кадатучылар арта бара. Китапханәче, аның ире прививка ясаттылар. Авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәров хатыны Роза белән бу процедураны узды. Үзем әлегә икеләнебрәк торам. Ә сезонлы гриппка каршы прививканы гел ясатам. Бу уколны алгач, грипп белән авырсаң да өзлегүләрсез уза. Табиб белән киңәшәм әле, ул фатыйха бирсә, ковидка каршы да прививканы ясатырмын, мөгаен, – ди Зәйтүнә ханым.

Өстәп шуны гына әйтик, прививка ясатырга карар кылучылар район поликлиникасына яисә авыр фельдшерларына мөрәҗәгать итсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев