Реклама
Район үзәге урамнарында җиңел автомобиль белән йөрүе кыен, юллар боткага әйләнгән, нигә чистартмыйлар?
Әнә шундый сорау белән редакциягә Мәктәп, Көньяк, Имәнлек һәм башка урамнарда яшәүчеләр шалтыратты. Газета укучыларыбызның әлеге зарларын без Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Фаяз Фәттаховка җиткердек.
“Көне буе район үзәге урамнарындагы юлларны чистартабыз”, – ди башкарма комитет җитәкчесе. Бу эштә өч трактор, эттергечле бер КамАЗ машинасы эшли икән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз