Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы Базарлы Матак мәктәбе укучылары республика фән олимпиадалары призерлары булдылар

    Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары республика олимпиадалары призерлары булдылар.

    10 сыйныф укучылары –Камил Мәхмүтов физика буенча, ә Илүзә Гарипова химия буенча фән бәйгеләрендә җиңү яуладылар. Алар узган елларда да республика олимпиадаларында бик әйбәт белемнәр күрсәткәннәр иде. Ә 8 сыйныф укучысы Алексей Мизюков тарих олимпиадасы призеры булды.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: