Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Базарлы Матак урта мәктәбендә “Үсеш ноктасы” үзәге ачылды

Бүген, 24 сентябрьдә, бөтен Татарстанда, шул исәптән Базарлы Матак урта мәктәбендә тантаналы итеп “Үсеш ноктасы” цифрлы һәм гуманитар юнәлешле белем бирү үзәкләре ачылды.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Бу бәйрәмдә район башлыгы Александр Никошин, үзәк өчен берничә кабинетны матур һәм җайлы итеп ремонтлаган “Строитель и К” оешмасы җитәкчесе Рәшит Мөхәммәтшин, башка чакырылган кунаклар катнашты.

“Үсеш ноктасы” – федераль, ягъни илкүләм проект. Аның максаты – шәһәр һәм авыл мәктәпләренең техник базалары, заманча мөмкинлекләре аермасын киметү. Чөнки укучылар, кайда яшәүләренә карамастан, бүгенге көн таләпләренә яраклы сыйфатлы белем алырга, киләчәккә тигез мөмкинлекләр белән атларга хокуклы бит. Алдагы берничә елда балаларны укыту, аларга төрле күнекмәләр бирүнең заманча технологияләре башка мәктәпләргә дә үтеп керер дип көтелә. Әлегә исә “Үсеш ноктасы” үзәге районда бер генә.

Базарлы Матак мәктәбендәге үзәк тормыш эшчәнлеге иминлеге нигезләре, технология, информатика кабинетларыннан һәм шахмат буенча функциональ зонадан тора. Балаларны яңа алымнар белән укытачак педагоглар белемнәрен күтәрү өчен курсларда укыганнар.

“Үсеш ноктасы” үзәгенең символик ачкычы мәктәп директоры Луиза Абдрахманова кулына күчкәч, кунакларга кабинетларны күрсәттеләр. Шахмат зонасында  бу уен белән мавыгучы укучылар шөгыльләнә иде. Технология кабинетында укучылар үзләре ясаган “акыллы” машина белән читтән идарә итеп күрсәттеләр. Информатика кабинетында  өлкән сыйныф егетләре безне роботлар эшләтеп шаккатырды. Ә ОБЖ кабинетында укытучы Сергей Платонов балаларның беренче медицина ярдәме күрсәтә белүләре белән мактанды. Биредә шулай ук Калашников автоматын сүтеп җыярга да өйрәнәләр икән. Александр Федорович түзмәде, укучы егет Ильяс Садыйков белән узышып АКны берничә секунд эчендә сүтеп тә өлгерде.

“Үсеш ноктасы” әлегә тулысынча җиһазланып бетмәгән, җиһазлар кайтканны көтәләр. Шуннан соң инде бу үзәк кызларыбыз-малайларыбызны укытуда зур яңалык булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев