Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы: Базарлы Матакта элекке полиция бинасы каршындагы карт чыршылар киселде

    ​​​​​​​Район эчке эшләр бүлегенең элекке бинасы каршындагы карт чыршылар киселде.

     

    Бу чыршы агачлары бик күптәннән утыртылган. Алар гаять биек үсеп, бар яктылыкны томалап торалар иде. Аннан агачлар бинаның фасад өлешен ремонтларга да комачауладылар.

    Әлеге карт чыршыларны урман хуҗалыгы хезмәткәрләре кисеп аударды. Алар урынына декоратив агачлар утырту күздә тотыла.

    Ә киселгән чыршылар әле кешеләргә хезмәт итәчәк. Алар Яңа ел бәйрәмнәре үткәрү өчен мәктәпләргә, паркларга куела.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: