Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы Базарлы Матакта урнашкан Шәүкәт мәчете төзелүгә – 20 ел

    Базарлы Матакта Шәүкәт мәчете ишекләрен ачып, халыкка иман нуры тарата башлаганга ике дистә ел узды. Бу вакыйга зурлап, тантаналы төстә билгеләп үтелде. Мәчеткә йөрүчеләрне әлеге истәлекле дата белән котларга район башлыгы Александр Никошин да килде. Кунаклар да күп кайткан иде.

    Район үзәгенең Вахитов урамы башында урнашкан мәчетнең төзелү тарихын искә төшереп үтик әле.

    Әлеге ислам учагы  Мәүләшә авылында туып үскән якташыбыз Шәүкәт Гайнетдинов исемен йөртә. Булдыклы, тырыш бу ир-егет Казанда яшәгән, эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән. Туган авылында мәчет салдыру теләге белән ул нарат бура сатып ала. Әмма аның үзенә бу изге ниятенең гамәлгә ашканын күрү насыйп булмый, 57 яшендә ул кинәт үлеп китә. Җәмәгате Талия ханым һәм улы Илсур, әтиләренең амәнәтен үтәп, мәчет салу эшенә алыналар. Мәүләшәдә халык бик аз калганга күрә, мәчетне район үзәгендә салырга булалар. Алар белән бергә бу төзелешкә зур өлеше кергән тагын бер райондашыбыз – Базарлы Матакта яшәүче Рияз Төхвәтуллин. Әлеге изге эшкә байтак оешмалар, авыл халкы, шул исәптән православие динендәге кешеләр дә риясыз ярдәм итте. Мәчет 1999 елның 30 июлендә, җомга көнне, тантаналы төстә ачылган иде.

     

    Дин йорты буш тормый

    Шәүкәт мәчете төзелешен башлаганда байтак ярдәм иткән

    Солтан Нигъмәтуллинны да рәхмәт сүзләре белән искә алырга кирәк. Ә дин йортының беренче имам-хатыйбы Нуретдин Билалов (ул да Мәүләшә авылыннан) була. 2005 елдан бирле исә бу җаваплы вазыйфаны Салих Насыйбуллин башкара. Мәзин  булып биредә Нурәхмәт Зиннәтуллин, Рафик Низамов, Рафаэль Хәбиров эшләделәр. Хәзер бу эш Минхафиз Галәветдиновка йөкләнгән.

    Әйтергә кирәк, Салих ага Насыйбуллин мәчетнең эшен оештыру, бинаны төзекләндерү, яңарту буенча бик күп хезмәт башкарды. Төрле елларда Аллаһ йортының идәннәре, диварлары җылытылды, ул сыйфатлы кирпеч белән тышланды, пластик тәрәзәләр куелды, җылылык торбалары өстәлде. Бинага янкорма төзелде, тәһарәт бүлмәсе, келәт салынды. Бу эшләрдә Талия һәм Илсур Гайнетдиновлар да булышты, халыктан кергән сәдака акчалары да ярдәм булды.

    Иң сөенечлесе, 20 ел эшләү дәверендә дин йортының буш торганы юк. Мәчет картлары көн дә намазга йөри, азан әйтелә. Ә җомга, тәравих, гает намазларына халык бигрәк тә күп җыела. Дистә елдан артык инде мәчеттә дини укулар алып барылды, аларны башлап җибәрүче Кәфия апа Нотфуллина булды. Җәйләрен  балалар өчен ял, тәрбия чаралары  оештырыла.

     

    Рухи пакълеккә өнди

    Тантаналы чарага җыелган халыкны район башлыгы Александр Никошин җылы тәбрикләде.

    –Мәчетләр халык арасында зур тәрбия эше алып бара. Диннәрнең кайсы да кешене бары тик яхшылыкка, мәрхәмәтлелеккә өнди, иң күркәм сыйфатларны алга сөрә бит. Бирегә кеше гыйбадәт кылырга гына түгел, тормышта авыр хәлгә юлыкканда, күп нәрсәгә ышанычын җуйганда, үзен борчыган җитди сорауларга җавап эзләп тә килә. Аллаһ йортында ул күңеле чистарып, җанына тынычлык таба, изге гамәлләргә рухлана. Бүген район авылларында мәчетләр дә, чиркәүләр дә эшләп тора, яңалары төзелә. Иң мөһиме, төрле милләт һәм дин вәкилләре туганнарча дус һәм тату яши,–дип билгеләп үтте ул.

    Район имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев тә халыкка изге теләкләр белән мөрәҗәгать итте, ислам кануннары буенча яшәргә, динебезнең чисталыгын  сакларга чакырды. Салих Насыйбуллин, Талия һәм Илсур Гайнетдиновлар һәм башкалар мәчеткә йөрүчеләргә, аңа ярдәм итеп торучыларга рәхмәтләрен җиткерделәр, Шәүкәт мәчетенең, халыкны рухи пакълеккә һәм иманлылыкка, изге эшләргә өндәп, әле тагын бик күп еллар хезмәт итүен теләделәр.

    Тантаналы өлештән соң мәчеттә бергәләп өйлә намазы укыдылар.

    Ул арада мәчет каршындагы бакчада зур табын корылды,  учакта кайнар пылау өлгерде. Мәчетнең 20 еллыгы бәйрәменә килгән барча кеше табынга чакырылды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: