Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы: бер атнада –дүрт тонна макулатура

    Район мәктәпләре үзенә күрә рекорд куйды – бер атна эчендә алар дүрт тонна макулатура җыеп икенчел чимал кабул итү пунктына тапшырдылар.

    “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә район башлыгы Александр Никошин ел дәвамында бер укучыга иң күп кәгазь калдыклары җыеп тапшырган мәктәп коллективларын Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Ел йомгаклары буенча иң күп макулатураны Яңа Салман (бер укучыга исәпләгәндә 27 килограмм), Алпар (25 килограмм) мәктәпләре җыйган.

    Реклама

    Ә быел барысы 31 тонна кәгазь калдыклары һәм 2 тонна пластик җыелган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: