Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: бүген БДИ тапшыруның төп этабы башланды

  31 майда бердәм дәүләт имтиханнарының төп этабы башланды.

 

Бүген чыгарылыш укучылары рус әдәбиятыннан, химиядән һәм географиядән дәүләт имтиханы тапшыра. БДИ буенча муниципаль координатор Алсу Зәйнуллина әйтүенчә, химиядән алты укучы сынау тота. Рус әдәбиятыннан мәктәпне узган ел тәмамлаган бер укучы БДИ тапшыра. Географиядән имтихан бирүчеләр юк.

Районда быел урта мәктәпләрне 70 егет һәм кыз тәмамлый. Ун укучы, вузга керергә җыенмаучылар, БДИдан азат ителә. Алар, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән бер бала  дәүләт чыгарылыш имтиханнары тапшырган. Шул рәвешле, быел 59 чыгарылыш укучысы бердәм дәүләт имтиханнары бирәчәк. Киләсе сынау 3 июньдә – рус теленнән. Бу фәннән имтихан барлык укучылар өчен мәҗбүри.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев