Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы: Демидовка үзешчәннәренә яңа гармун бирелде

    Демидовка авыл клубында эшләп килүче “Рябинушка” ансамбле өчен бүген бик шатлыклы көнгә әйләнде – үзешчәннәргә яңа гармун бүләк иттеләр.

    Ансамбль җитәкчесе Дмитрий Туров аны район үзәгеннән алып кайтуга, “миләшләр” тизрәк җыелышып, яңа уен коралын эштә сынап караганнар. “Дима гармунны тартып уйнап та җибәрде, аның иркен матур тавышын ишетүгә, күзебездән яшьләр бәреп тә чыкты! Шундый сөендек без бу бүлеккә! Хәзер  инде тагын да дәртлерәк булыр чыгышларыбыз”,–диде ансамбльнең солисткасы Надежда Турова.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: