Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы: элмә такталар нидән "ояла"?

    Театр элгечтән башлана, дип әйтергә яратабыз. Ә оешмалар, учреждениеләр нәрсәдән башлана? Бу оешманың исеме язылган элмә тактадан, дияр идем мин. Бу һич тә вак нәрсә түгел. Элмә такта кешеләрнең күз алдында. Алар халыкның игътибарын җәлеп итә, үзенә кирәкле оешманы, белгечне табарга булыша. Шуңа аларның дөрес, төгәл, бернинди хатасыз язылган булуы мөһим.

    “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында”гы Канунның 14 маддәсендә: “Дәүләт хакимияте органнарының, җирле үзидарә органнарының, дәүләт органнарының, предприятиеләрнең, учреждениеләрнең һәм башка оешмаларның исемнәре язылган документлар (бланклар, мөһерләр, штамплар, штемпельләр) һәм элмә такталарның текстлары Татарстан Республикасы дәүләт телләрендә әзерләнә” дип язылган. Ә безнең республикада татар теле һәм рус теле  –тигез хокуклы дәүләт телләре.   

    Әлеге канун районыбызда ничек үтәлә соң? Моны ачыкларга теләп, оешма-предприятиеләрдәге элмә такталарны карап-күзәтеп чыктык.

    Шунысы сөендерде:  элмә такталар нигездә ике телдә дә эшләнгән.  Ләкин кайберләрендә язылганнарга күз төшергәч, төрле  хаталар белән очрашырга туры килде. Бу күбесенчә татар теленә тәрҗемә очракларында күзәтелә. Мисал өчен, районыбыздагы җәмәгать туклануы предприятиеләренең берсендә “Мы всегда рады видеть Вас!” дигәнне татар телендә “Без һәрвакыт шат күрергә Сезне!” дип язганнар. Әлеге сүзләрне укыгач, чыктым аркылы күпер гыйбарәсе искә төшә. “Без Сезне күрергә һәрвакыт шат!” дигән дөрес вариантка, чыннан да, күңелләр шатланыр иде.

    Шушы ук предприятиедә “Принимаем заявки на мучные изделия” дигәнне татарчага “Оны эшләнмәләренә заявкалар да бар” дип тәрҗемәләштергәннәр. Ә бит “Камыр ризыкларына заявкалар кабул итәбез” диелсә, дөрес тә, кешегә аңлаешлы да булыр иде.

    Тагын бер дәүләт оешмасы каршындагы элмә тактага күз төшергәч, тәрҗемәченең рус сүзләрен “татарчалаштырырга” тырышуына игътибар иттек – “министЫрлыгы” һәм “учреҢдениесе” дигән хаталар биредә.

    Бер генә хәрефтә җибәрелгән хата аркасында да сүзнең мәгънәсе үзгәрергә мөмкин. Мәсәлән, бер мобиль элемтә салонында Южная урамы, татарчага  “көньяк” дип тәрҗемә ителергә тиеш урынга, исерткеч эчемлек “коньяк” атамасына әйләнгән.

    Сүздә бер хәреф төшеп калган очракларны шактый очратырга туры килде – “тәнәфесез” (“тәнәфессез”), “инструметлар” (“инструмеНтлар”).

    Берничә ел элек район үзәгендәге бер кибеттә  гади генә тоелган хатага юлыккан идек. Ул элмә тактаның инде төсе дә уңды, ә андагы хата һаман күзгә ташлана, хәтта машина белән тиз генә үтеп киткәндә дә “ашамныклар” дигән язу күзне ертып кала.

    Кызганыч, рус сүзләрендә дә хаталар күзәтелә. Әйтик, район учреждениеләренең берсендә якшәмбе “воскресенье” түгел, ә "воскресение" (яңадан терелү) дигән чиркәү термины буларак яңгырый. Бу сүзне күп очракта православие дине тотучыларның олы бәйрәме – пасхада ишетәбез.

    Районыбызның татарча исемендәге хатаны күрү бигрәк тә кызганыч булды. Бер авылда урнашкан фельдшер-акушерлык пунктындагы элмә тактада зур хәрефләр белән “Әльки” дип язылган.

    Мондый хаталарны тагын да санарга була әле. Кызганыч, юлда авыл исемнәре язылган күрсәткечләрдә дә ялгышлар очрый. Мондый хәлләргә тап булу бик күңелсез.

    Элмә такта ул – оешманың йөзе. Шуңа да мәгълүмати язмаларны куяр алдыннан белгечләргә, тәрҗемәчеләргә мөрәҗәгать итәргә, алар белән киңәшергә кирәк.  Элмә тактадагы хаталар телнең генә түгел, ә предприятиенең, оешманың да абруен төшерә. Кемнеңдер ваемсызлыгы, наданлыгы аркасында телебезнең матурлыгы югалмасын иде.

    Үзебезгә дә битараф булмаска кирәк. Элмә, күрсәткеч такталарда ялгышлар күрәбез икән, берни булмагандай узып китмәскә, әлеге такта өчен җаваплы кешегә мөрәҗәгать итеп, хатаны төзәтүгә ирешергә иде. Телебезнең киләчәге безнең кулда булуын онытмыйк.  Бөтен нәрсә дә үзебездән тора бит.

     

    Әлфинә Гарипова

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: