Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Эльмира апа Фәракшина авыру кызы Гөлназны бер ел карый инде

Аллаһы Тәгалә адәм баласына сынауларның күтәрә алырлыгын гына җибәрә диләр.

  Әмма янәшәңдә йөрәкләрендә мәрхәмәт, аңлау булган ышанычлы дусларың, туганнарың һәм якыннарың, ә кайчак таныш булмаган кешеләр дә юк икән, әлеге сынауларны үтү бер ялгызыңа түзеп булмаслык авыр шул. Хикәябез – Базарлы Матакта гомер итүче Эльмира Фәракшина турында.
Күптән түгел газетабызда тормыш иптәше Ильясны соңгы юлга озатышкан һәркемгә рәхмәт әйтеп хат бастырды ул. 
–Хатның берничә юлларына авылдашларым һәм райондашларыбызга булган хисләремне сыйдырып була мени?! Йөрәгемдә аларга шулкадәр күп җылы сүзләр бар,–ди ул. 
Эльмира Хәбир кызы белән сөйләшеп алу өчен без авылның Үзәк Усадьба дигән өлешенә киттек. Калкулыкта, башкалардан аерылыбрак утырган зур өй ерактан ук үзенең ныклыгы һәм төзеклеге белән игътибарны җәлеп итә. Кайчандыр балалар көлүеннән, кызык сүзләрдән, рәхәт мәшәкатьләрдән гөр килеп торган бу өй хәзер бушап калган. Эльмира апа әлегә ялгыз гына яши. 
–Кызым өенә кайтып китте. Әтисенең ашларын үткәргән көннәрдә аны тиешенчә карый алмам дидем. Иртәгә кайта инде,–ди хатын, ә күзләреннән агып чыккан эре яшьләр яңаклары буйлап тәгәри. 
Әңгәмәдәшемне беразга гына булса да күңелсез уйлардан аерып тору өчен күбрәк сораулар бирергә, башка темага юнәлтергә тырышам. 
Укучыларыбызга кызының ни өчен китүен аңлатып, шуны әйтим: үзе китмәгән, аны алып киткәннәр, чөнки Гөлназ беренче төркем инвалид ул.
–Мин үзем Олы Әтнәдән. Бер бию кичәсендә совхоз-техникум студенты белән тыныштым, гашыйк булдым. Үземә унсигезенче генә яшь иде. Ә ерак Әлки районының Үргәгар авылыннан килеп укучы Ильяс инде бик җитди, миннән шактый өлкән егет – аңа 26 яшь тулган. Шуның өстенә озын буйлы һәм матур да, егетемнән ышанычлылык, көч бөркелеп тора. 
Әнием Мөнәвәрә абыем Альберт белән мине ялгыз үстерде, чөнки Ташкентка акча эшләргә дип киткән әтиебез, анда яңа гаилә корып, безнең янга әйләнеп кайтмады. Шуңа күрә миңа һәрвакыт көчле ир-ат җилкәсе, аның яклавы, терәк булуы җитмәде, билгеле. Ерактан килгән студент егеттә нәкъ шул сыйфатларны күрдем-сиздем дә бугай,–дип аңлата Эльмира апа үзенең кияүгә чыгып туган ягыннан китеп бару турында карар кабул итүен. Һәм бу турыда беркайчан да, бер тапкыр да үкенмәвен өстәп куя. 
Бернинди белеме булмаса да, яшь хатын өйдә эшсез утырмый – авылда һәрчак эш җитәрлек.
–Ул елларда хуҗалыклар үз эшчеләренә яшәргә фатир бирә иделәр. “Алпар” совхозы директоры Әсхәт Сафа улы Сафин да безгә фатир бирде. Ирем баш зоотехник булып эшләде, шунлыктан без ул заманнар өчен бик әйбәт яшәдек,–дип дәвам итә хикәясен әңгәмәдәшем. 
Кияүгә чыгуының беренче елларын искә төшергәндә ул, әйтерсең, эчтән яктырып китә. Улы Илфатны 1975 елда, Әтнәгә әнисенә бәрәңге алуда булышырга дип барган җирендә таба ул. “Шунда миңа ашыгыч ярдәм чакырдылар”,–дип елмаеп сөйли үзенең беренче баласын шулай бик тиз генә дөньяга китерүе турында.
Тагын өч ел узгач, Алпарда кызы Гөльназ дөньяга килә. Шуннан соң гаилә район үзәгенә күченә, чөнки Әсхәт Сафинны катнаш азык заводы директоры итеп билгелиләр. Ә ул үзен бары яхшы яктан гына күрсәткән хезмәткәрен эшкә чакыра. 
Алпарда яшәгәндә Эльмира иминиятләштерү агенты булып эшли. Базарлы Матакка күченгәч, төзелеш-ремонт участогына кассир булып урнаша. Әлеге оешма алты ел гына эшләп кала, аның базасында 1996 елда район урман хуҗалыгын җәелдерәләр. Эльмира да шунда эшкә күчә. 
– Шуннан соң инде эш урынымны бер дә алыштырмадым. Бухгалтер да булдым, кассир да, кадрлар бүлеге начальнигы да. Шунда 25 ел эшләгәч пенсиягә киткән идем, әмма өч елдан соң кеше тапканчыга гына дип кабат чакырып чыгардылар үземне. Шулай тагын дүрт ел эшләдем әле. Гөлназ бәхетсезлеккә юлыкканчы шунда булдым. Эшләвем дәверендә дүрт начальникны “алыштырдым”. Урман хуҗалыгын оештырып кына җибәргәндә аны Рәүф Васил улы Гәрәев җитәкләде. 
Аннары оешмабызны яшь тә, тырыш та белгечләр Радик Наил улы Сафин, Евгений Владимирович Васяйчев, Илсур Таһир улы Зәйнуллин әйдәп бардылар. Без, контора хезмәткәрләре булсак та, кәгазь эшендә генә утырмадык, ә иртә яздан көз ахырына кадәр җиң сызганып питомникта эшләдек. Кышкы боздан арынып та бетмәгән җиргә орлык чәчтек, үсентеләрнең араларын утадык, корткычларга каршы чаралар белән эшкәрттек, орлыкка дип чыршы, нарат күркәләре, имән чикләвекләре җыйдык. 
–Ильяс берара юл төзү участогында эшләде, аннары кабат катнаш азык заводына күчте. Завод белән Фиргать Гайсин, Айтуган Вафин җитәкчелек иттеләр. Ул вакытларда заводның даны тирә-якка яңгырап торды, яхшы күрсәткечләре өчен Ильясны мактадылар, грамоталар, кыйммәтле бүләкләр белән үсендерделәр, фоторәсемен авыл үзәгендәге мактау тактасыннан төшермәделәр,–дип искә ала хатын. 
Кызганычка каршы, яше арткан саен умыртка баганасындагы бүсер үзен ныграк сиздерә башлый, шунлыктан Ильяс Насыйбулла улы, пенсия яшенә дә җитмичә, инвалидлык буенча ялга китә. 
–Мин Әлки районында 47 ел яшим инде. Туган ягымны сагынмадым. Абыем бик иртә үлгәч, ялгыз калган әниемне Матакка алып кайттык. Бик карадык үзен, вафатыннан соң Үргәгардагы зиратта җирләдек. Туган ягыма сыйныфташларым белән очрашуларга кайткач, алар миңа: “Син сөйләмең белән генә түгел, холкың белән дә мишәр булып беткәнсең”,– диләр. Бу сүзләрне мактау дип кабул итәм,–ди Эльмира ханым. 
Иренең туганнары, абыйсы Идрис белән апасы Кәфиянең, аларның балаларының үзен бик яхшы аңлауларын, һәрьяклап булышуларын да әйтергә онытмый ул. 
–Халыкта шундый сүз бар: килен кеше - ким кеше, диләр. Тик бу мәкаль миңа кагылмый. Без чын туганнарча якын итешеп яшибез. Өч балабызга да белем бирә алдык. Илфатыбыз күптәннән инде юл төзү участогында слесарь булып эшли, аны бик хөрмәт итәләр. Кечкенәбез Илдар Казанда, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы частендә хезмәт куя, гаиләсе белән биш ел Төньякта яшәп кайтты. Кызыбыз Гөлназ район хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли иде. Менә 25 гыйнварда бәхетсез бер хата аркасында матур тормышыбызның асты-өскә әйләнүгә бер ел була. Гөлназыбыз комага китте... Терелер дип бик тә өметләнәбез, билгеле, әмма әлегә... – тамагына төелгән күз яшьләре Эльмира апага сүзен әйтеп бетерергә бирми. Әмма ул үзен кулга ала һәм болай дип дәвам итә:
–Төш күрдем. Пычрак суда Гөлназым батып ята, әмма тырыша-тырмаша өскә калка. Уянгач, нәрсәгә булыр икән бу төш, дип уйландым. Әнә нәрсәгә булган бит... Безгә ярдәмгә килгән, кайгыбызны уртаклашкан кешеләрне санап бетергесез. Бөтенләй таныш булмаганнар да акча китерделәр, җылы сүзләре, эшләре белән булыштылар. Хастаханәнең медицина хезмәткәрләре, юлчылар, урманчылар, туганнарыбыз, Үзәк Усадьбадагы бөтен күршеләребез, Гөлназның балалары укыган гимназия хезмәткәрләре безгә төрле яклап ярдәм итәләр, үземне генә бәла белән күзгә-күз калдырмыйлар. Баш табиб Светлана Одушкина телефонын бирде, кирәге чыкканда тәүлекнең теләсә кайсы вакытында шылтыратырга кушты. 
Хәзер Гөлназ утырып тора ала, күрә, ишетә, әмма әле сөйләшә алмый, үзе генә ашамый, аны зонд аша тукландыралар. Эльмира апа авыру кызын бер ел карый инде. Аңа Гөлназның ире Илнар, 15 яшьлек улы Роберт, 11 яше тулган кызы Энҗе булышалар. Моңарчы әле ире дә ярдәм итә иде. Әмма җәй башында анарда ракның соңгы стадиясен ачыклыйлар... Күптән түгел Эльмира иренең җидесен үткәргән. Йөрәгендәге яра әле бик тә яңа, аннан кан саркый. Әмма “мәлҗерәп” утырырга юк анага, кызын карыйсы бар. Гөлназның сәламәтлеген тикшергән профессорларның берсе хәле яхшыруга өмет бар, моңа ышанырга кирәк, дигән. Шулай була гына күрсен! Ә бик күп авырлыклар кичергән, хәзерге вакытта газиз баласын ничекләр итеп аягына бастырырга икән, дигән уйлар белән генә яшәгән Эльмира Хәбир кызына, халыкта алай ярамый, дигән сүз булса да, бары түземлек кенә телисе кала...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев