Әлки районы энциклопедиясе кайчан дөнья күрәчәк?
Районда энциклопедияче галимнәр булып китте. Беренче эш итеп алар район башлыгы Александр Никошин белән очрашып сөйләштеләр. Әңгәмә барышында галимнәр Әлки районы энциклопедиясен төзү буенча инде ниләр эшләнгән һәм нәрсәне ахырына җиткерәсе барлыгы турында сөйләделәр. Уртак фикергә килеп, район энциклопедиясен киләсе елның җәенә – Әлки районы төзелүгә 90 ел тулуны билгеләп үтәсе көннәргә чаклы бастырырга килешенде.
Аннары кунаклар туган якны өйрәнүчеләр, җирлек башлыклары, укытучылар, китапханәчеләр белән очраштылар. Аудиторияне галимнәр белән С. Лисенков исемендәге туган як тарихын өйрәнү музее директоры Мария Платонова таныштырды. Аннары район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов болай диде:
–Бүген без район энциклопедиясен төзү һәм бастыру хакындагы ике яклы килешүгә кул куйдык. Әлегә эш бик күп, кирәкле мәгълүматлар тупланып бетмәгән. Китап басылып чыккач, ник теге кешене, бу алдынгыны кермәгәннәр, дип дәгъвалап йөрергә туры килмәсен иде. Шуңа да районыбызның күренекле уллары, кызлары турында мәгълүматлар белән ярдәм итсәгез иде.
Шуннан соң трибуна артына бер-бер артлы кунаклар чыкты. Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев үзе җитәкләгән коллективның соңгы елда ниләр эшләнгәнен сөйләде.
–Институт оешканга тиздән 25 ел була. Без бу датаны 6 томлык татар энциклопедиясен бастырып чыгарып каршылыйбыз. Дөньяның төрле почмакларында яшәүче татарлар энциклопедияләре бастырабыз – “Казахстан татарлары” дигәнен бастырдык, бик кызыклы килеп чыкты,–диде ул.
Институтның төбәкләрне өйрәнү һәм социо-мәдәни тикшеренүләр бүлеге мөдире Лариса Айнетдинова район китапханәләренә бүләккә Татарстан торак пунктлары турындагы 20 данә энциклопедияне бүләк итте. Анда безнең район турында да бүлек бар.
Очрашуда республиканың он-лайн энциклопедиясе турында да сүз булды. Бүлек мөдире Лилия Дәүләтшина tararika.org сайты белән күбрәк яшьләрне кызыксындырасы иде, диде.
Ул сайтны баетуда теләге булган һәркемне катнашырга чакырды.
Безнең район энциклопедиясе белән нигездә энциклопедистика үзәге җитәкчесе Рафаэль Шәйдуллин шөгыльләнә бугай. Аяык йөзле, елмаеп кына сөйләшүче бу галим без әлкилеләрне бик якын итә икән.
–Сезнең энциклопедияне шундый басмалар арасында иң яхшысы итик әле. Ул киңкырлы булып, бик күп нәрсәләрне үз эченә алачак. Әмма сез дә безгә булышыгыз! Китапны кызыклы итү өчен элеккеге чорга кагылышлы фоторәсемнәр, яздырып алынган аудиә истәлекләр кирәк безгә. Оялып тормагыз, үзегез, якыннарыгыз турында анкета тутырып музейга тапшырыгыз,–диде ул.
Очрашуның эшлекле өлеше тәмамлангач, Искәндәр Гыйләҗев энциклопедия төзүгә зур өлеш керткән Мария Платоновага, П.Хузангай музее директоры Олег Мурзинга, мәгариф идарәсе методисты Рәйсә Яруллина бүләкләр тапшырды.
Галимнәрнең районга бу килүе Әлки энциклопедиясен төзү һәм бастырып чыгаруны тизләтүче импульс булыр дип ышанасы килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев