Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы: Эш алар өчен беренче урында булды

    Минем әти-әнием гомер буе авылда яшәп, намуслы хезмәтләре белән районыбыз үсешенә үз өлешләрен керткән кешеләр. Бу язмам алар хакында.

     Әтием Гатауллин Нариман Гомәр улы 1931елның 23 нче февралендә Апак авылында туган. Сиксән биш яшенә житеп дөньядан киткән әтиебезнең башыннан ниләр генә узмаган. Сугыш авырлыкларын үз иңнәрендә күтәргән, тылда хезмәт иткән хатын-кызлар, балалар ул көннәрне күз яшьләрсез генә искә ала алмыйлар.

    Әтиебез өченче бала булып дөньяга килә. Анардан соң әле тагын өч бала туган. Вакыйф, Рауза, Нариман, Рәшит, Марс, Энгель – болар барысы да дәү әнием балалары. Әтиләре Гомәр Бөек Ватан сугышы башлануга фронтка алына. Ә 1942 елда аның хәбәрсез югалуы турында хәбәр килә. Алар фашистларга әсирлеккә эләгә.

    Гомәр бабам сугыштан әйләнеп кайтмый. Әтиемә кечкенәдән үк әнисенә ярдәмче булырга, авылның бөтен авыр хезмәтен өйрәнергә туры килә. Сугыш вакытында бит колхоздагы барлык эш балалар, картлар, хатын-кызлар җилкәсенә кала. Алар кырдан кайтып керми эшлиләр. Җыеп алынган ашлыкны берәмтекләп фронтка озаталар. Ниләр генә күрми-кичерми алар Бөек Ватан сугышы елларында. Сыер җигеп чәчү чәчәләр. Норлаттан кадәр җилкәләренә күтәреп орлык ташыйлар. Ачлыктан үлмәс өчен ниләр генә ашамыйлар. Шулай көнне төнгә ялгап, ачлы-туклы килеш бушка  эшлиләр. Әле шуның өстенә һәр хуҗалык дәүләткә бик күп салым түләргә тиеш була. Нишлисең, сугыш чоры.

    Салымнарны вакытында кертә алмаганнарның бердәнбер сыерын да алып чыкканнар. Әтиемнең шуларны сөйләгәндә күз яшьләрен сөрткәне әле дә хәтеремдә.

    Ләкин, нинди авырлыклар күрсәләр дә, алар бирешми. Әтиләр буынының ныклыгына һәм рухи көченә сокланырлык. Алар фашистлар җиңелсен, сугыш тизрәк бетсен дип, бердәмлек һәм зур тырышлык белән эшлиләр, бер-берсенә ярдәмләшеп яшиләр. Үсеп буйга житкәч әтием өч ел армия сафларында, Балтыйк флотында хезмәт итә.

      Әнием Галия Сөләйман кызы Иске Әнжерә авылыннан. Апак мәктәбенә ул юллама буенча математика укытучысы булып эшкә килә. 1958 нче елның 7  гыйнварында әтием белән әнием  тормыш корып җибәрәләр.

       Әти-әни гомер буе хезмәттә иделәр. Әти җәен комбайнчы, кышын фермада механик булып эшләде.Ул эшләгән вакытта колхоз маллары меңләгән булган. Авылда гына да җиде корпус эшләп торган.

    Әти үз эшен бик яратып башкарды. Җәйләрен аның эш вакыты иртәнге дүрттән төнге унбергә кадәр дәвам итә иде. Кышын да авыл халкы әле йоклаганда, сыер савучылар фермага төшкәнче ул инде эштә булган.

    Әнием Галия белән алар дүрт бала тәрбияләп үстерделәр. Әни кырыс һәм таләпчән кеше иде. Әмма ул безнен өчен иң яраткан, иң кадерле кеше иде. Безне әти шуңа өйрәтте. Ул әнинең  үзен дә, эшләгән эшен дә хөрмәт итә иде.

    Көндез мәктәптән соң җәмәгать эшләре, аннары кичке мәктәптә белем бирү... Көне-төне эштә булгач, кайчак  әнинең безгә – дүрт баласына вакыты да җитеп бетмидер иде. Шулай бервакыт әни апалар, абыйлар белән мәктәпкә чыгып китәләр. Әти дә эштә, мин өйдә берүзем калганмын. Ул заманда кышлар бик салкын булган. Фермада транспортерлар ватылып, әти эштә тоткарланган. Әнием абыйга зур тәнәфестә кайтып, мине барлап килергә кушкан. Ләкин киткәндә абый ишекнең келәсен төшермәгән. Күрше Әлфәбикә апа фермадан эштән кайтканда (ул сыер савучы булып эшли иде) бала елаган тавыш ишеткән. Колагыма гына ишетеләдер дип, сыерларын савып кергән. Әниләренең хәлен белеп кайтуынча, тагын бала тавышын ишетеп, безгә кергән. Ишекләр ачык, верандада өч литрлы көнбагыш мае түгелгән. Бөтен веранда буйлап кечкенә генә майлы ялан аяк эзләре калган.

    Менә шулай итеп мине күрше апам коткарган. Шундый заманалар булган. Эш –иң беренче урында.

    Армый-талмый куйган хезмәтләре өчен  җитәкчеләре дә әтине бик хөрмәт итте. Ул заманда Әсхәт Шәйхетдинов  колхоз председателе иде, ул халыкның эшләгәнен бик яратты, бик таләпчән иде. Әти әйтә иде : “Кызым, мине Әсхәт Гәрәевич бик яратты. Ни өчен яратты? Чөнки мин эшләдем”.

    Әти гомере буе алдынгы булды. Шул хезмәтләре өчен бик күп Мактау грамоталары, медальләр, ә 1973 нче елның декабрендә Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде. Шул орденны күкрәгенә тагып Йосыф Зариповның аны фоторәсемгә төшергәне әле дә хәтеремдә. Йосыф абый ул вакытта редакциядә эшли иде.

    Әти-әниләр бу тормышны яратып,эштән ямь табып яшәделәр.Икесе дә тыл ветераннары. Без алар белән горурланабыз. Гомерлек һөнәребезне дә алар үрнәгендә сайладык. Абыебыз авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап агроном белгечлеге алды, ә без апа белән укытучылар булдык.

    Бертуганнарым бүген дә туган йортыбызны сагынып кайталар. Әле быел да әти утырткан  алмагач, әни утырткан карлыганнар тагын да яшәреп, матураеп, үзләренең җимешләре белән безне сөендерделәр. Әйтерсең лә алар безне туган йортка чакырып торалар.

    Әти-әниләр бу фани дөньядан китсәләр дә, аларның рухы, кылган игелекләре  безнең күңелләрдә яши бит. Үзләре дә янәшәдә генә кебек, безнең хакта кайгыртып, безнең өчен борчылып торалардыр сыман. Мең рәхмәт аларга барысы өчен дә. Урыннары җәннәттә булсын.

    Эльза Мурсәлимова,

    Апак авылы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: