Әлки районы: Гаиләбез безнең байлык
Шактый гомер яшәп, мин шуны аңладым: бу тормышта туганнарың булу үзе бер бәхет. Әтиебез Ярулла белән әниебез Рәхимә, тугыз бала үстереп, безнең һәркайсыбызга яшәү өчен өстәмә көч, терәк бүләк иткән икән бит.
Гаиләбез Яңа Әнҗерәдән безнең. 1909 елгы әтием Бөек Ватан сугышында катнашкан. Кызганыч, аның гомере бик озын булмады, 67 яшендә арабыздан мәңгелеккә китеп барды ул. Сугышта алган яралары әрнеде, гел сызланды әти. Мөгаен, тугыз баласын ач-ялангач итми үстереп, укытып аякка бастыру да әтиебездән бик күп көч таләп иткәндер. Без аны бергә җыелгач сагынып, юксынып искә алабыз. Әти барыбызны да тормыш авырлыкларын җиңә белергә, зарланмый гына өлешебезгә тигән сынауларны үтәргә өйрәтте. Аның киңәшләре әле дә хәтеребездә, әле дә кирәк безгә.
Әнкәйгә Ходай гомерне кызганмый биргән. Ун бала биләгән хатын тормышта нужаны гына түгел, кызлары-улларының кадер-хөрмәтен дә белеп-күреп өлгерсен, дигәндер инде. Әти сугышка киткәч өч бала белән кала әни, алар ачка үлмәсен дип көн-төн эшли, үзе турында уйларга вакыты да булмагандыр. Сугыштан соң тагын бер-бер артлы бәбиләгән мескенем. Сабырлык та, түземлек тә чиксез иде аның күңелендә, нинди генә рәхмәт сүзләре әйтсәк тә, әнкәйнең безнең өчен куйган хезмәтләренең тамчысын да бәяләп бетереп булмый!
Инде без, туганнар хакында аз гына әйтим. Тугызыбыз да исән-имин үсеп җиттек (унынчыбыз нәни чагында үлгән), Яңа Әнҗерәдә башлангычны, Иске Әнҗерәдә сигез сыйныфны укыдык, Чуаш Кичүенә йөреп урта белем алдык. Өч туганыбыз матур табигатьле авылыбызда яшәп калды, икебез район үзәгендә гомер итәбез. Казанда, Алабуга янында, Удмуртиядә туганнарыбыз яши. Хәзер инде барыбыз да пенсионерлар, олы апабыз Әсмабикә 85, Рафидәбезгә 81 яшь була. Барыбыз да гомер буе эшләдек, үзебезчә илгә-көнгә файдалы булыйк, дип тырыштык. Балалар үстердек. Бу җәһәттән Әсмабикә, Рәшит, Рафидә туганнарыбыз иң уңганнарыбыз булды – бишәр баланы аякка бастырдылар. Рәйсәдә дүртәү, Рәфәс белән Мәүлетгәрәйдә өчәр, Рәхилә белән мин (төпчекләре) икешәр ул-кыз үстереп бирдек туган илебезгә. Әти-әни кебек ук булдырмасак та, нәселебезне ишәйтүгә өлеш кертә алдык дип саныйм,
Без, туганнар, бер-беребезне чын күңелдән яратабыз, чөнки бит бер-беребезгә кадерле әтиебез, әниебезнең бүләге, амәнәте бу. Иртүк хәл белешеп алабыз. Яшебез инде шактый, шулай да гомерле буласы, якты дөньяда әле торасы килә. Бер-беребезнең чиратына кереш юк, дип әйтешә идек моңарчы. Әмма без әйтеп кенә булмый икән ул: бу язда апабыз ...не соңгы юлга озаттык. Бик авыр булды, йомшак күңелле, акыллы апабыз барыбыз өчен дә кадерле, кирәкле кеше иде бит. Берни эшләп булмый, хәзер аны һәркөн искә алып, сагынып яшибез.
Менә шулай! Соңгы вакытта еш кына радиодан җыр ишетәм: “Аллага шөкер, туганнар без!”–ди җырчы. Аллага шөкер, әти-әнигә рәхмәт, без бик бай, чөнки күбәү һәм күмәк яшибез. Озын гомерле булыгыз, газизләрем, без бер-беребезгә бик тә кирәк бит.
Резидә Ваһапова (Гобәйдуллина),
Базарлы Матак авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев