Әлки районы гүзәл затлары 7 мартта “Ел хатын-кызы” республика бәйгесенең йомгаклау тантанасында катнаштылар
7 мартта районыбызның бер төркем гүзәл затлары Казанда “Ел хатын-кызы” республика бәйгесенең йомгаклау тантанасында катнаштылар.
Татарстан башкаласының иң затлы биналарыннан булган С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында узган әлеге бәйрәмгә республиканың иң уңган, булдыклы хатын-кызлары җыелды. Татар Суксуы авылында яшәүче күп балалы ана, “Ел хатын-кызы” бәйгесенең зона туры җиңүчесе Рәфидә Абдуллина, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Надежда Гнеденкова, район мәдәният бүлегенең әйдәүче белгече Инна Вильдеева, милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы баш белгече Татьяна Сивенкова, Базарлы Матак район үзәк хастаханәсе участок терапевты Румия Шәйхетдинова, Базарлы Матак урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Татьяна Балакирева һәм муниципаль район советы баш бухгалтеры Рәйсә Габдуллина әлеге зур тантана кунаклары булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев