Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Җиңү бәйрәменә килгән халык тәмле солдат боткасы белән сыйланды

Парк уртасындагы кыр кухнясы янында да халык мәш килде. Мондагы тәмле ботка исе бөтен тирә-юньгә таралган иде шул.

 

Ашчы кызлар  Алия Минһаҗева һәм Алсинә Сәләхиева һәркемне ягымлы елмаеп каршы алалар, буы бөркелеп торган итле карабодай боткасын мул итеп салып бирәләр. Ботка янына тәмле кара икмәк тә бар.

Кызлар “Йолдызлык” кафесы аш-су осталары икән.

–Утыз килограмм ботка пешердек. Һәркемгә җитә, тәмле итеп ашагыз,–диләр алар.

Бәләкәй балалардан алып олы яшьтәге абый-апаларга кадәр рәхәтләнеп сыйландылар  солдат боткасы белән, “Тәмле булган”, дип мактап туймадылар.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев